Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Су белән проблема бүтән булмаячак

"Турай" су җыйгыч станциясе һәм суны чистарту станциясе арасында су кертү кишәрлекләрен бүлү буенча ремонт эшләре тәмамланды.

"Алабуга" МИЗында эшләрнең беренче этабы республика финанславы программасы кысаларында узган елны ук башланган иде инде. ТКХ һәм төзелеш Департаменты җитәкчесе Василий Филиппов хәбәр итүенчә, эшләр график буенча барган, су белән өзеклекләр булмаган.

- Су кертүне бүлү кирәк. Бүген алар бербөтен булып эшли. 2012 елгы хәл кабатлана күрмәсен, Алла сакласын, нәрсә килеп чыгасын уйларга да куркыныч! - дип аңлатма бирде Василий Филиппов.

Бүлү нәтиҗәсендә шәһәрнең ике аерым: резервлы һәм эшче су кертүе барлыкка килде. Киләчәктә бу су белән тәэмин ителешнең күп проблемаларын хәл итәчәк. Бүген Алабуга һәм Менделеевскның, шулай ук МИЗ, проммәйдан, Карпов исемендәге химия заводы һәм "Менделеевск-Азот" оешмасының су белән тәэмин ителеше 80 еллар ахырында төзелгән 3 завод буенча "Турай" су җыйгычыннан тормышка ашырыла. Бу тармаклар барысы да 85 процентка таушалган, ә суны ябу клапаны 100 процент тузган һәм алыштыруны таләп итә.

Суны чистарту станциясе "Алабуга" МИЗы янында урнашкан. "Турай" су җыйгычыннан Сарсаз насос станциясе аша һәм суны чистарту станциясенә кадәр су кертү сузыла, аның озынлыгы 36 километрга якын. Елга суы шушы ук су кертеме буенча су чистарту станциясенә кадәр юнәлә, ә аннан инде эчәргә яраклы су кадәр "Алабуга"га килә.

Су кертү ике параллель торбадан тора. Элегрәк алар берьюлы кулланылганга, аларны аерым-аерым ябып булмый иде, ә зәзер әле бер яртысын, әле икенче яртысын капларга була. Бу су бирүне туктамыйча гына су кертемен төзекләндерегә мөмкинлек бирә.

"Алабуга" МИЗының корпорация сораулар буенча департамент җитәкчесе Михаил Миронов:

- Алабуганың су белән тәэмин ителеше объекты буларак су кертү башка объектлар белән бергә концессия килешүе буенча "Алабуга" МИЗ АҖ тапшырылган, һәм безнең компания аның яңартылышы белән шөгыльләнә. 5 июньнән алып 7сенә кадәр "Алабуга" МИЗ АҖ су белән тәэмин ителеш һәм су бүлгеч буенча Департамент хезмәткәрләре "Турай" су җыйгычыннан суны чистарту станциясенә кадәр су кертүне бүлү буенча эшләр башкарды.

"Турай" су җыйгычы шулай ук Менделевскка да хезмәт күрсәтә. Шуңа күрә үзебезнең су кертемен яңартканда, Менделеевск су кертемен Алабуганы су белән тәэмин итү өчен куллану мөмкин булды. 7 июньдә су кертүдә эшләр тәмамланды, бернинди проблема да тумады. Су кертүне төпкә һәм резервлыга бүлү су белән өзлеклекләр тудырмый. Авария очрагында аларның берсеннән икенчесенә күчү мөмкинлеге бар, ләкин бу су җыйгыч станциясеннән су чистарткыч станциясенә кадәр барган су кертүгә генә кагыла. Башкарылган эш - су бирүдә өзеклек һәм авария куркынычын киметүдә мөһим адым.

Үткәнгә кайтып

Исегезгә төшерәбез, 2012 елда шәһәр берничә көнгә сусыз калды. Ул ничек булды...

Алабугалылар 31 март иртән краннарында кайнар су да, салкын су да булмаганын ачыкладылар. Бу су кертүдә авария белән бәйле иде. Псеево авылы янында Сарсаз һәм "Турай" су җыйгыч арасында 1000 миллиметр диаметрлы торба тишелде. Авария бригадасы төне буе эшләде. Шәһәрнең 15 ноктасында су китерү оештырылды. Кешеләр сәгатьләр буе су алыр өчен савытлар белән чират торды. Шулай ук мәктәп һәм балалар бакчаларына да су китерелде. Алабугалыларның фатирларына су 4 апрельдә килә башлады.

"Кайнар су килә?!"

Кичә алабугалыларның краннарында көтеп алынган кайнар су барлыкка килде, ләкин бәхет барысына да елмаймады: 8 нче һәм 5нче микрорайоннар, шулай ук Тынычлык проспекты буенча 63 һәм 65 нче йортлар, Интернациональ урам буенча 1 нче йорт кайнар су белән соңрак тәэмин ителәчәк.

- 8 нче микрорайонда ике бик кую белән үткәргеч торбаны алмаштыру бара. Баштарак безгә бөтенләе белән 8 нче һәм 5 нче микрорайонны сүндерергә туры килә иде. Ике бик кую белән торбалар алмаштырганда без берсен генә, мәсәлән, 8 нче микрорайонны сүндерә алабыз. Эшләрнең күләмле булуы аркасында, әлеге йортларга кайнар суны бирү тоткарлана, алар яллар тирәсендә кайнар сулы булачак, - дип хәбәр итте Алабуга җылылык челтәрләре предприятиясенең директоры Андрей Дементьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев