Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Субсидия түләүдә үзгәрешләр

Быел аерым категория гражданнарга күрсәтелә торган социаль ярдәмнең өстәмә чараларын күздә тоткан берничә РФ һәм ТР норматив актлары гамәлгә керде.

Компенсацион түләүләрнең яңа төрләре турында Алабуга районы социаль яклау идарәсе җитәкчесе Светлана Прохорова сөйләде.

2011 елның 7 нояберендә чыккан "Хәрби хезмәткәрләрнең акчалата тәэмин ителеше һәм аларга аерым түләүләр бирү" турындагы 306 номерлы Федераль закон буенча, хәрби җыеннарга чакырылып, хәрби травма нәтиҗәсендә инвалид булган хәрбигә яки гражданинга сәламәтлегенә килгән зыянны каплау максатыннан ай саен бирелә торган акчалата компенсация билгеләнә. Түләүләрнең күләме: 1 нче группа инвалид өчен - 14 мең сум, 2 нче группа инвалид өчен - 7 мең сум, 3 нче группа өчен - 2 мең 800 сум.

Шулай ук, 2012 елның 1 гыйнварыннан ТРның "ТРда халыкка адреслы социаль ярдәм турында"гы законына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәсендә һәм Семипалатинск полигонындагы атом-төш сынауларында радиация нурланышы алган гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары каралган.

Хезмәт ветераннары өчен ЕДВ күләме 342 сум тәшкил итә. Алабуга районында техноген катастрофа вакытында зыян күргән һәм шул ук вакытта республика льготнигы булып исәпләнгән 11 кеше яши.

ТР Министрлар кабинетының 2012 елның 7 мартында кабул ителгән "Даими рәвештә чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ булган инвалид балаларга өстәмә рәвештә ай саен түләнә торган акча турында" һәм быелның 6 апрелендә гамәлгә кергән 188 нче карары нигезендә даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ инвалид балалар өчен өстәмә айлык түләү билгеләнгән. Әлеге түләү бер елга билгеләнә.

"РФ кодексын гамәлгә кертү турында"гы 189 нчы Федераль законга 2011 елның 4 июнендә чыккан 123 нче Федераль закон тарафыннан үзгәрешләр кертелде: "льготалар гражданнарга коммуналь хезмәтләр һәм торак өчен түләүләрдә бурычлар булмаган очракта бирелә".

Инвалидларга бирелә торган субсидия һәм льготаларда да үзгәрешләр бар, дип хәбәр итә социаль яклау бүлеге.

13 апрельдә ТР Министрлар Кабинетының 153 нче карары гамәлгә кертелде. Әлеге документ буенча, 2012 елның апрель аеннан медицина-социаль экспертиза органнарында янәдән тикшерү үткән инвалидларга вакытлыча тукталып торган субсидия-ташламалар яңадан түләнә башлый. Бу - ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә алынган мәгълүматларга нигезләнеп башкарыла, ягъни инвалидка яңадан социаль яклау бүлегенә барып йөрергә кирәкми.

2012 елның апрель аена кадәр медицина тикшерүен кабаттан узган инвалидларга субсидия-ташламалар ала башлау өчен социаль яклау учреждениесенә (Спас урамы, 3 нче йорт һәм Нефтьчеләр проспекты, 12 нче йорт) гариза һәм яңа срокка инвалидлык бирелү турындагы медицина тикшерүе биргән белешмә белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Чираттагы тикшерүдән соң түләүләр ведомствоара хезмәттәшлек тәртибендә алынган мәгълүматларга нигезләнеп башкарылачак (ягъни социаль яклау бүлегенә килергә кирәк булмаячак).

Инвалидлыкны беренче мәртәбә билгеләгән очракта, социаль яклау бүлегенә килергә кирәк.

Л.Рамазанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев