Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сусыз бернишләп булмый

Алабугада район башлыгың халыкны шәхси сораулар буенча чираттагы кабул итүе булды.

Геннадий Емельяновка үз проблемалары белән өч кеше мөрәҗәгать итте. Интернационал урам буенча 2нче йортта гомер итүчеләр салкын һәм кайнар судан башка яшәргә мәҗбүр. Алина Махоткина һәм тагын кечкенә балалы берничә гаилә бу йортның 10нчы катында яши һәм гыйнвар аеннан бирле кайнар суны күргәннәре юк. Менә инде биш атна буена салкын суның да булмавы мәсьәләне катлауландыра төшә.

- Кайнар су белән проблемалар инде ике ел сузыла. Без Идарәче компаниягә мөрәҗәгать иттек, ләкин безне "Водоканал"га җибәрәләр, ә "Водоканал" безне киредән Идарәче компаниягә җибәрә. Өйдә тору мөмкин түгел, чөнки салкын суның килмәвеннән, канализация исе аңкый, - ди Алина Махоткина.

- Ник болай? Суга нәрсә булган? - дип кызыксынды Геннадий Емельянов "Жилкомфортсервис" Идарәче компаниясе директорына мөрәҗәгать итеп.

- Салкын су булмауның сәбәбе шунда, йортта су басымы түбән, аны "Водоканал" тәэмин итә алмый, - дип җавап кайтарды Руслан Галәветдинов.

12нче микрорайондагы бу ун катлы йортың өчесендә дә су басымы нормада булсын өчен, йортның подвалында су басымын күтәрә торган насос урнаштырырга кирәк, - ди "Алабуга" МИЗының су белән тәэмин итү буенча Департамен башлыгы Евгений Иванов.

- Нигә гыйнварга кадәр су булган, ә хәзер юк? - дип сорады район башлыгы.

- Кайнар су йортта җылытыла, әгәр дә инде салкыны юк икән, кайнары да булмый, - дип әйтте Руслан Галәветдинов.

- Насос куяр өчен күпме вакыт кирәк? - дип кызыксынды Геннадий Емельянов.

- Бер ай, - дип тәкъдим итте Евгений Иванов.

- Юк! Сез нәрсә турында сөйлисез! Нинди бер ай? - диде район башлыгы. - Мин анда яшәүчеләргә тагын бер ай кайнар сусыз яшәп торыгыз дип әйтергә тиешме? Алайса урыннар белән алмашыныгыз - сез аларда яшәп торыгыз, ә алар сездә.

- Ике атна, - диде "Алабуга" МИЗының су белән тәэмин итү буенча Департамен башлыгы.

- Бер атна! - диде кырт кисеп Геннадий Емельянов.

Әлеге йортта су белән тәэмин ителеш буенча проблеманы мәңгегә хәл итәр өчен нәкъ менә шушы вакыт бирелде. Сүз уңаеннан, су басымы түбән булган йортлар Алабугада берничә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев