Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сүздә тормау оятлы итә

Кичә мәдәният йортының кече залында Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов халыкны кабул итте.

Көн туса, проблема дигәндәй, бу юлы да шәхси мәсьәләләр белән килүчеләр күп булды. Шулар арасыннан иң четреклесенә тукталырга булдым.

Бөек Ватан сугышында катнашучы Нәкыя Миргаяз кызы Рәхмәтуллина олы яшьтә булуына һәм сәламәтлеге какшавына карамастан, район башлыгы янына мөрәҗәгать белән килергә мәҗбүр булган. Аның фатирына 2015 елда "Жилкомфортсервис" идарә компаниясе ремонт ясаган, материаллар өчен акчаны Нәкыя апа үзе түләгән. Бу акчаны кайтарырга сүз бирсәләр дә, бар чекларны күрсәтүенә карамастан, гозере үтәлмәгән. Аны бирегә китергән сәбәп тә шул.

- Төзекләндерүнең гомуми күләме 419 мең сум, шул исәптән 30 мең 987 сумны Нәкыя Рәхмәтуллинага "Җиңү" фонды кайтарырга тиеш иде, - ди ТКХ Департаменты җитәкчесе Василий Филиппов.

- Бу бит инде миллиардлар түгел, шушы акча өчен мин 3 нче ел йөрим, - ди сугыш ветераны яшьләрен тыя алмыйча.

Геннадий Емельянов фонд җитәкчесенә Нәкыя Миргаяз кызына акчаны бүген үк күчерергә, яисә тагын да яхшырагы - кулына китереп тапшырырга боерды.

- Сугыш ветераннары болай да көннән-көн азая, бүген шәһәр һәм районга нибары 44 ветераныбыз бар, аларның мондый сорау белән килүе сезгә оят булырга тиеш, - диде ул.

Башка мөрәҗәгатьләргә дә җавап бирелде, алары да якын арада хәл ителер дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев