Табиб-травматолог алабугалыларга кышкы бәйрәмнәрдә имгәнүләрне булдырмау турында сөйләде
Кышны җитди имгәнүләрсез генә үткәрү турында Алабуга үзәк хастаханәсе табиб-травматолог-ортопеды Иван Барсуков сөйләде.
Кыш көне имгәнүләр аеруча арта. Моның төп сәбәбе итеп бозлавык, караңгының иртә төшүе, тайгак аяк киеме, чана, чаңгы һәм тимераякта дөрес йөри белмәүне атарга мөмкин. Кышны җитди имгәнүләрсез генә үткәрү турында Алабуга үзәк хастаханәсе табиб-травматолог-ортопеды Иван Барсуков сөйләде.
— Кышкы чорда бозлавыкта егылу аркасында кул-аяклар имгәнүе, баш мие травмалары өстенлек итә. Дөрес егылмау сәбәпле, халык кулларын, җилкә буынын сындыра. Бу кешенең барган җирдән таеп китеп, алга сузылган кулларына егылу аркасында килеп чыга. Кайбер очракларда хәтта операция ясарга да туры килә, — дип шәрехли табиб.
Балалар кышкы каникулларда булган вакытта имгәнүләр саны аеруча арта. Вакыт күп, укырга барасы түгел, балалар күбрәк урамда була, әти-әниләр игътибары кими төшә. Табиб фикеренчә, тюбинг-ватрушкалар балалар өчен икеләтә куркыныч. Чаналардан аермалы буларак, тюбинг белән идарә итеп булмый, шуңа күрә ул кышкы уеннарның иң куркыныч төре булып санала.
Таудан шуганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә. Беренчедән, тюбинглар өчен махсус ясалган урыннарда гына шуарга, тауның ян-як бортлары булырга, тау үзе биек булмаска тиеш. Эреле-ваклы таучыклар, тигез булмаган урыннар, киртәләр булган урыннарда шуарга ярамый.
— Тюбингка утырган бала шундый кечкенә таучыкка эләгә, тюбинг кискен сикереп куя, бала ул вакытта кулларын җибәрә, тюбинг бер якка оча, ә бала бар көченә артына утыра. Кисәк утырган вакытта баланың умырткасы сынарга мөмкин (компрессион сыну). Шулай ук тюбингта әйләнеп капланган чакта да имгәнергә була. Умыртка сыну — иң катлаулы имгәнүләрнең берсе булып санала. Чанада утырган бала алда каршылык күрсә чананы бора ала, ә менә тюбинг инерция буенча хәрәкәт иә.
Статистикага килгәндә, ел саен безгә ватрушкаларда шуудан зыян күргән 6-8 бала мөрәҗәгать итә. Бәхеткә, агымдагы елда мондый очраклар күзәтелмәде, — дип уртаклашты Иван Сергеевич.
Моннан тыш, 9 гыйнварга кадәр республикада «Кышкы каникуллар» профилактик акциясе бара. Ял көннәрендә балалар күбрәк вакытны урамда, ишегалдында үткәрә һәм еш кына уеннар вакытында юлның машина йөри торган өлешенә чыгарга мөмкиннәр. Ә бу — тормыш өчен куркыныч юл-транспорт һәлакәтенә китерә ала.
Балигъ булмаган җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт вакыйгаларын анализлау күрсәткәнчә, гадәттә балалар юл читендә торучы машиналар арасыннан кинәт йөгереп чыга яки тиеш булмаган урында юлны аркылы үтә.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерә.
Моннан тыш, баланың куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында аның кием-салымын, спорт инвентарен һәм көндәлек киемнәрен яктылык кайтаручы элементлар белән тулыландырырга кирәк.
Шулай ук балаларны автотранспортта йөртү кагыйдәләрен үтәү зарур. Балалар өчен махсус машина утыргычлары баланың куркынычсызлыгын берничә тапкыр арттыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев