Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тагын бер тапкыр су турында

Бүген иртәнге сәгать җидедә мэриядә киңәшмә узды. Аны видеоконференция режимында республика премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында район башлыгы Геннадий Емельянов, ТРның Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм аның беренче урынбасары Фәрит Хәнифов катнашты.

Авария аркасында килеп чыккан өзеклек бүгеннең иртәсенә юк ителгән, су суүткәргеч торба буенча җибәрелгән, басым күрсәткече дә нормага якын. Ә бу башка өзеклекләр юк дигәнне аңлата. Суүткәргечнең эшен тулысынча тикшерү өчен сәгать унберләр тирәсендә 49 километрлы трассаны вертолетта карап чыгу планлаштырыла.

Озакламый су Менделеевскига килеп җитәчәк. Башка проблемалар килеп чыкмаса, алабугалылар суны якынча 10-12 сәгатьтән алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев