Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тагын кайда беленнәрне үз итәләр?

Ил буйлап Май чабу атлый. Бу атнада белен яратучылар кунакка йөреп, тәмле сыйдан авыз итә ала. Беленнәрне Россиядә генә түгел, башка җирләрдә дә якын итәләр.

Франция

Франциядә беленне "креп" диләр. Алар арасындаСреди них почетное место занимают блинчики "фламб" дип аталганы аеруча мактала. Камыр әзерләү һәм пешерү гадәттәгечә, тик соңыннан табага кабыгыннан чистартылган берничә телем апельсин, бер семетем шикәр комы, май кисәкчеге салалар. Өстенә коньяк яисә ром коялар, табада ук яндырып җибәрәләр. Фламбе беленнәрне табынга туңдырма белән бирәләр. Бретонь провинциясендә карабодай оныннан ясалган беленнәр - галетларны яратып ашыйлар. Аларның бер ягын гына табада кыздыралар, икенче ягын сыр, ветчина яисә йомырка белән каплыйлар.

Скандинавия

Скандинавиялеләр дә беленнәрне ошата. Биредә алар лефса дип йөртелә, бәрәңге, сөт һәм оннан ясала. Даниядә юка итеп әзерләнә - эченә май, корица һәм шикәр салынган, ттөрепкә сыман төрелгән бәрәңге беленен кәһва янына баллы десерт итеп бирәләр. Норвегиядә лефса эченә сосиска салып төрәләр һәм хот-дог кебек ашамлык барлыкка килә.

Америка

Америка белене русныкыннан сизелерлек аерыла. Нигездә зурлыгы һәм, чәй содасы, куерак сөт, кайчакта сөт өсте салыну белән. Ул беленнәр нык күпереп тора, еш кына аларны сироп белән бирәләр. Биредә сезгә беленнең "көмеш доллар" дип аталган 7 сантиметр диаметрлы гына төрен дә тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Анысын берсе өстенә икенчесен өеп, манара кебек куялар.

Әйтергә кирәк, белен дөнья халкының милли ашлары арасында киң таралган, чөнки аларны ипи сала башлаганчы ук пешергәннәр. Һәр урында аны үзләренчә ясыйлар һәм төрлечә ашыйлар. Һәр хуҗабикәнең бу уңайдан үз рецепты бар. Католик илләрдә беленне Май чабу атнасының икенче көнендә әзерлиләр.

Россиядә исә белен һәм коймакларны атна буе пешереп, кышны озаталар. Аларны табынга каймак, кайнатма, куертылган сөт һәм төрле эчлекләр белән бирәләр. Алабугалылар һәм шәһәр кунакларын 26 февральдә Киң май чабу бәйрәме көтә. Ул 10.00 сәгатьтә Ленин мәйданында бәйрәм сәүдәсе белән башланачак. Гадәттәгечә күңел ачулар, төрле конкурслар булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев