Талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше – тырышлыктан
Быелгы Бөтендөнья Спас ярминкәсенә дөньяның төрле почмагыннан 943 оста килгән иде. Сезне шуларның өчесе белән таныштырырга булдык.
Түбән Уральск, Чиләбе өлкәсеннән килүгән Татьяна һәм Владимир Елиннар тал чыбыгыннан кәрзиннәр үрә.
Төрле рәвештәге һәм зурлыктагы кәрзин үрү алар өчен бизнес түгел, ә мавыгу.
- Үрә барабыз, алар җыела, тормыш иптәшем әйтүенчә, ясалган әйберне сатмыйча, үсеш булмый, - ди Владимир Елин.
Фил формасындагыларына шунда ук күзем төште.
- Кәрзинне үрү, эшнең нибары 30 проценты, калганы эшкә әзерләнүгә китә: тал чыбыгын әзерләү, аны эшкәртү. Үрү үзе авыр эш булса да, иҗат ләззәт китерә, - ди Татьяна Валентин кызы.
- Эш шунда ки, безнең якларда культуралы тал чыбыгын үстерү бик авыр, без аны сазлыктан, басулардан эзләп йөрибез. Берьеллык, ян сабаклары булмаган чыбык эзлибез, - дип сүзгә кушылды гаилә башлыгы.
Татьяна ханым сөйләвенчә, фил формасындагы кәрзинне инде әзер, эшкәртелгән тал чыбыгыннан үрергә 10 сәгать вакыт кирәк.
- Беренче көнне мин аның гәүдәсен үрәм, ә башы икенче көнгә кала. Ә аннары колакларын, капкачын, казык тешләре һәм аякларын. Шулай итеп, фил өч көндә барлыкка килә, - ди ул.
Кечкенә кәрзиннәрне бик тиз үрәләр икән. Бу һөнәр белән инде алар 15 ел шөгыльләнә. Иң элек балаларын кәрзин үрү курсларына биргәннәр, алга таба үзләре дә аларга кушылган. Бүген үзләренең дә, бәалаларының да оста таныклыгы бар.
Нижегород өлкәсе, эшче поселок Вознесенскитан килгән Владимир Юртов агачтан төрле әйберләр ясый.
Владимир Василий улы безгә ярминкәнең беренче оешкан көненнән бирле килә.
- Быел мин сездә унынчы тапкыр. Товарны бик теләп алалар, чөнки ясаган әйберләрем күп төрле. Мәсәлән, менә монысы - кечкенә хуҗабикәләр өчен уклау, бәясе йөз сум. Аны ясау өчен, башта урманга барып агач әзерлим, аны киптерәм, аннары эшкәртәм. Әзер агачтан бу уклауны станокта ясарга 5 минут вакытым китә, - дип сөйли оста.
Василий Юртовның сатуда чыннан да нинди генә эшләнмәсе юк. Биредә агачтан эшләнгән уенчык, уклау, бәрәңге төйгечләр, хатын-кызлар өчен браслет, тәмләткечләр сала торган савытлар, төрле шкатулка, ачкыч шкафлары бар.
Самарадан килгән Надежда һәм Юрий Субботиннар пыяладан искиткеч сәнгать эшләнмәләре тудыра.
Алар бездә икенче тапкыр. Пыяладан сәгать, картина, тәлинкә, сувенирлар ясау белән шөгыльләнәләр. Эш өчен эзер төсле пыяла кулланыла.
- Пыяланы "пешергәч" аның белән нишләсәң дә була, - ди Надежда Субботина. - Күпләр, әйберне ясагач буйыйлар дип уйлап, нык ялгыша, без төсле пыяла белән эшлибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев