Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Талпаннардан ничек сакланырга?

Көннәр җылытуга, халык бакча кишәрлекләренә ашыга. Бу уңайдан урман, агачлыклар тирәсендә якындагы 2-2,5 ай талпаннарның иң актив чоры булуын истән чыгармаска кирәк. Аларның зарары турында газета укучыларыбызны борчыган сорауларга Алабуга үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы бүлеге табибы Гөлфара Фәрдиева җавап бирә.

- Бу бөҗәкләр кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә куркыныч?

- Алар талпан энцефалиты дигән авыру китереп чыгарырга мөмкин, ул исә кешенең баш миен зарарлый. Талпан бореллиозы дип аталганы буыннарга зыян китерә. Теләсә кайсы авыруны дәвалауга караганда, аны кисәтү җиңелрәк булуын онытмаска кирәк.

- Бакчада вакытта талпан тешләмәсен өчен, нинди саклык чараларын күрергә була?

- Без сезгә бакчага барырга җыенганда, гомумән, табигатькә чыгар алдыннан, алдан ук талпаннарны куркыта торган махсус сиптергеч-репеллентлар әзерләргә киңәш итәбез. Ияргән бөҗәкне күрү җиңелрәк булсынга, киемнең якты төстәгесен сайлагыз. Ул тыгыз тукымадан, җиңнәре һәм балтыр тирәләре резинкалы булса, тагын да яхшырак. Киемгә эләккән талпан бер-ике сәгать эчендә кеше тәненә берегү өчен уңайлы урын таба, шуңа күрә әледән-әле тән өслеген карап, үзара тикшереп тору бик мөһим.

- Талпан тешләсә, нишләргә?

- Аларны сытарга ярамый. Бөҗәкнең зарарлы селәгәе тәндәге бәләкәй генә тырналган урынга да тияргә тиеш түгел. Өйгә кайткач, киемне салып селкергә кирәк. Талпан тәнгә береккән икән, махсус әзерлегегез булмаганда, мөстәкыйль рәвештә аны алып ташларга тырышмагыз. Сезгә шәһәр поликлиникасының регистратура бүлегенә 3-75-51 телефоны буенча шалтыратып, хирург яисә йогышлы авырулар табибына яки безнең хастаханәнең кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр талпан баланы тешләгән булса, балалар поликлиникасының регистратурасына (телефоннар: 7-13-63, 7-13-78, 7-13-46) шалтыратырга кирәк.

- Талпан ял көннәрендә эләксә, кая мөрәҗәгать итәргә?

- Кичен, төнге вакытта, ялларда яисә бәйрәм көннәрендә балалар белән дә, зурларга да Алабуга үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегенә барырга була (телефон: 7-13-95, 7-17-71), анда сезгә ярдәм күрсәтәчәкләр.

- Тәнгә кадалган талпанның зарарлымы-юкмы икәнен ничек беләләр?

- Әгәр бөҗәкне береккән урыныннан үзегез чыгаргансыз икән, аны чиста пыяла савытка салыгыз һәм хастаханәнең кабул итү бүлегенә алып килегез. Талпан Яр Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсенең вирусологик лабораториясенә җибәреләчәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, алга таба нишләргә кирәген табиблар әйтәчәк.

Кәҗә яки сыер сөтен кайнатмыйча эчкән очракта да талпан энцефалиты йогарга мөмкин, шунлыктан аеруча сак булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев