Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таныш булыгыз: астролог!

Төнге күктә йолдыз атылганда кем генә теләк теләми икән? Бу юкка гына түгелдер. Чыннан да, йолдызлар безнең тормышыбызга тәэсир итәләрдер. Бу һәм башкалар турында без Алабуганың профессиональ астрологы Зинаида Ивановна Садриевадан белешергә булдык.

Зинаида Садриева күпләргә Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжының талантлы педагогы буларак таныш. Ул 30 елдан артык студентларга актерлык осталыгы һәм режиссура һөнәрен өйрәтә. Ә инде астрология - аның яраткан шөгыле.

  • Зинаида Ивановна, астрология белән мавыгу нәрсәдән башланды?
  • Үзгәртеп корулар башлангач, моңа кадәр ябык булган темаларга мәкаләләр басыла башланды. "Крестьянка" журналында зодиак билгеләре буенча балаларга характеристикалар басыла башланды. Минем улым Кояш билгесе буенча Чаян. Мәкаләне укып, чыннан да, мин бик күп охшашлыклар таптым.

Бер журналда астрологиянең читтән торып уку Академиясенең адресы басылган иде. Соңрак ул Югары астрология мәктәбе дип атала башлады. Мин анда хат җибәреп, читтән торып укый башладым. Миңа танылган астрологларның лекция һәм методик кулланмаларын җибәрделәр. Шулар буенча мин астрология фәнен өйрәндем.

  • Астрологик карта төзү өчен сезнең махсус белемегездән башка тагын нәрсәләр таләп ителә?
  • Астрологик карта төзү өчен миңа кешенең туган көнен һәм туган вакытын белүем җитә. Шулар буенча мин планеталарның кеше тормышына ничек тәэсир иткәнен билгелим. Ешрак кешенең шәхси картасын яки алдагы бер елга фаразлар төзим.
  • Астрологик карта буенча нәрсәләр белергә була?
  • Бу карта кешенең сәләтен, характерын күрсәтә. Тормышның төрле өлкәләрендә эшләү мөмкинлеге, булган проблемаларның сәбәпләрен ачыкларга һәм аларны хәл итәргә ярдәм итә. Картада төрле бүлекләр бар: өй, гаилә, карьера, ата-ана, сәламәтлек һ.б.
  • Астролог үзен, әйтик бер ай яки бер елдан нәрсә көткәнен беләме?
  • Әлбәттә. Үзем өчен мин бер елга алдан карта төзим.
  • Тормыш ак һәм кара төсләрдән тора. Кеше үз тормышындагы авыр вакытларны ничек үткәрергә тиеш?
  • Мондый чаклар һәрберебездә була. Ул вакытларда төшенкелеккә бирелмәгез, чөнки бөек ачыш ясаган талантлы, даһи кешеләрнең дә тормышлары тыныч булмаган. Аларның тормышлары зур проблемалардан торган. Шуларны хәл иткәндә алар тормышта үз урыннарын тапкан. Достоевский тормышын гына искә төшерик: ул фаҗигале тормыш кичермәсә, искиткеч романнар да иҗат итә алмас иде. Кеше даһи булган саен, аның мәшәкатьләре дә зур була. Тик шуны гына беркайчан да онытмаска кирәк: проблема - ул һәрвакыт үсеш ноктасы. Аны бәхетсезлек итеп кабул итмәскә кирәк.
  • Бәхет формулагыз нинди?
  • Үз өстеңдә эшләү һәм бирелгән мөмкинлекләрдән файдаланып, үз хыялларыңны тормышка ашыру.

Рузилә ГАЛИМОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев