Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Танылган тренер кечкенә алабугалыларны йөзәргә өйрәтәчәк

Яңа уку елында 2нче сыйныф укучыларын йөзәргә өйрәтәчәкләр.

Дәресләр программасын Россиянең йөзү буенча атказанган тренеры Сергей Бородин эшләгән.

— Июнь башында миңа Вадим Махеевның ярдәмчеләре Алабугада йөзү үсеше турында сөйләшүләр алып бару тәкъдиме белән чыкты. Район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашуындагы очрашу вакытында шәһәрдә 5 бассейн барлыгы, ләкин бүген башкарылган эш шәһәр базасы мөмкинлекләрен канәгатьләндермәве турында сөйләделәр, — дип сөйләде үзенең Алабугага килү тарихын белгеч.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Сергей Николаевич — зур тәҗрибәле тренер. Эш дәверендә ул Россиянең 25тән артык спорт мастеры, 8 халыкара класслы спорт мастеры, 3 атказанган спорт мастеры әзерләгән. Аның шәкертләре арасында — Олимпия уеннары, дөнья, Европа чемпионатлары, Игелекле ихтыяр уеннары һәм төрле халыкара ярышлар призерлары, шулай ук төрле елларда ил чемпионнары һәм призерлары бар. 2014 елдан ул Россия җыелма командаларының спорт әзерлеге үзәге штатында Россия җыелма командасы тренеры-бригадиры булып эшли.

Нәкъ менә шундый атаклы тренер яшь алабугалыларны йөзәргә өйрәтергә, шулай ук безнең шәһәрдә әлеге спорт төрен үстерергә ярдәм итәчәк.
Аның сүзләренчә, һәр спорт төренең үсеше өч өлешкә бәйле: база, традиция, кадрлар. Алабугада бу өлешләр теге яки бу дәрәҗәдә бар, әмма тулы күләмдә түгел, шуңа күрә бөтен эшне баштан ук башларга туры киләчәк.

− Йөзү буенча РФ җыелма командасы резервын әзерләүче «Мин чемпион булачакмын» һәм «Күчмә состав» дигән Бөтенроссия программалары бар. Бу программалар өчен тагын бер база программасы эшли. Аның максаты — йөзәргә өйрәтү. Бу тормыш өчен мөһим күнекмә, чөнки безнең илдә судагы бәхетсезлек очракларының зур проценты балалар белән була. Моннан тыш, йөзүгә өйрәтү вакытында тагын бер бурыч − организмны савыктыру һәм чыныктыру, − ди Сергей Бородин.

Тренер әйтүенчә, бүген шәһәрдә эшли башлау өчен яхшы база бар: бу − 5 бассейн, аларның кайберләрендә зур хуҗалык эшләре көтелә. Ул үзе өчен «Бердәм Россия» спорт комплексы һәм «Адымнар» полилингваль комплексын аерып алган. Тиздән «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы да әзер булачак.

Дәресләр ике агымда узачак. Беренчесе октябрьдә, икенчесе кышкы каникуллардан соң башлана. 36 сәгать дәвамында малайлар һәм кызлар йөзәргә өйрәнәчәк, аларга бу эштә тренерлар һәм спорт мәктәпләре инструкторлары ярдәм итәчәк. Дәресләр планы эшләнгән инде. 

− Башта миңа беренче сыйныф укучыларын йөзәргә өйрәтү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр, әмма моны икенче сыйныфтан башлауның ни өчен яхшырак булуын аңлатучы методик нигезләмәләр бар. Бассейн тирәнлеге якынча 120 см, ә 1нче сыйныфта күп балаларның буе аннан тәбәнәк була һәм алар аяклары белән бассейн төбенә кадәр барып җитми. Моннан тыш, йөзү — шактый катлаулы координацияле спорт төре һәм 1нче сыйныфта балалар 2нче сыйныфтагы кебек үк хәрәкәт алымнарын аңлап бетермиләр, — дип аңлатты Сергей Николаевич.

Моннан тыш, программаны гамәлгә кертү белән спорт бурычлары да хәл ителәчәк. Йөзүгә өйрәтү вакытында перспективалы балаларны ачыклап булачак. Киләчәктә шәһәрнең бер мәктәбе базасында махсус класс булдырачаклар.

Программаны финанслауны муниципалитет һәм «Махеев» компаниясе тулысынча үз өстенә ала.

Фото: С.Бородинның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев