Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тартучылар штраф түләячәк

1 июньнән тәмәке тартуга каршы закон үз көченә керде.

Спорт объектларында, белем бирү, мәдәният, медицина һәм сәламәтләндерү оешмаларында тәмәке тарту тыела. Шулай ук балалар мәйданчыкларында, су коену урыннарында, шәһәр һәм шәһәряны транспортында, вокзал һәм портларда да тәмәке тартырга ярамый. Хакимият органнары һәм җирле үзидарә биналарында, автозаправкаларда, күпфатирлы йортларның баскыч араларында һәм башка җәмәгать урыннарында да тәмәке көйрәтү тыела. Беренче вакытта тәртип бозучыга кисәтү генә ясалачак. Ә административ хокук бозу Кодексына кертелгән төзәтүләрне кабул иткәннән соң теләсә-кайда тәмәке тартырга яратучыларга 500 сумнан 1500 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев