Тәския Сабирова: Алабугада хирургларның тулы бер мәктәбен булдыручы
Тәския Мөхәмәт кызы тумышы белән Апас районыннан.
Ярты гасыр буена кешеләр сәламәтлеген кайгырткан, аларның гомерен саклап калу өчен көрәшкән Тәския Мөхәмәт кызы Сабирова (1924-2008) — Алабугада хирургларның тулы бер мәктәбен булдыруга ирешүчеләрнең берсе.
Озак еллар кешеләрнең сәламәтлеге сагында торган, шәхси вакытлары белән исәпләшми эшләгән медицина хезмәткәрләрен халык бик ихтирам итә. Алабугалылар арасында андый шәхесләр турында гадәттә риваятькә тиң истәлекләр дә йөри. Тырышлыгы, тәҗрибәсе белән танылган Анна Никандр кызы Фирсованы Алабугада белмәгән кеше булмагандыр, ул РСФСРның атказанган табибы иде, Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән, 1993 елда Алабуганың мактаулы гражданы да булды.
Мактаулы дигәннән, 1997 елда, Югары Совет депутаты буларак шәһәр-районның социаль инфраструктурасы үсешенә зур өлеш керткәне, озак еллар намуслы хезмәте өчен, Тәския Мөхәмәт кызына да «Мактаулы алабугалы» исеме бирелде. Ул шулай ук РСФСРның Атказанган табибы, хезмәт ветераны иде, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән дә бүләкләнгән булган.
Тәския Мөхәмәт кызы тумышы белән Апас районыннан. Авылдагы башка балалар белән беррәттән, бәләкәйдән үк колхоз эшләрендә катнашып үскән. Бала чагыннан ук үзен чыныктыра башлаган, суда йөзгән, кышын чаңгыда йөргән.
Медицина институтын тәмамлап, 1947 елда хирург белгечлеге алып чыккан Тәския Мөхәмәт кызы студент чагында да авыруларны дәвалаган, яралы сугышчыларга ярдәм күрсәткән. Лекцияләрдән бушаган вакытларда, Казан хастаханәсендә, госпитальдә табибларга булышып йөргән.
Дипломлы белгеч булып, хезмәт юлын Аксубайда башлап җибәргән ул. Иртә таңнан торып эшләп, караңгы төннәрдә керосин лампасы яктысында да операция ясаган чаклары булгалаган. Ул заманда бөтен районына — бер-ике генә хирург.
1959 ел. Тәския Сабирова гаиләсе белән Алабугага килә. Җирле хастаханәдә, билгеле, тиешле шартлар тудырылган дип әйтерлек түгел. Кышын мич ягышлы. Шулай да сугыш авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән табиблар, шәфкать туташлары авыруларны яхшы кабул итә, дәвалый.
Хирургия бүлеген ул чакта Леонид Нечаев җитәкләгән. Икенче хирург булып Тәския Сабирова эшли башлый. Алар яши торган йорт янәшәдә генә булганга, Тәския Мөхәмәт кызын тәүлекнең теләсә кайсы мәлендә чакырып ала торган булганнар. Хатын-кызлар авырулары, җәрәхәтләрдән дәваланучылар бүлекләрендә дә операцияләр үткәреп, Тәския Сабирова үз эшенең остасы булып җитешә. 1963 елда тырыш табиб Тәския Мөхәмәт кызын Россия хөкүмәтенең Югары Советына депутат итеп сайлыйлар.
Ярты гасыр кешеләр сәламәтлеген, аларның гомерен саклау өчен көрәшкән Тәския Сабирова — Алабугада хирургларның тулы бер мәктәбен булдыруга ирешүчеләрнең берсе. Аның укучылары башка төбәкләрдә дә табиб булып эшли, хирург хезмәтен лаеклы үти.
Тәския Мөхәмәт кызының тормыш иптәше Вазыйх Сабир улы Сабиров (1919-1975) — 1959 елдан 1973 елга кадәр Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы булып эшләгән. Ул — Бөек Ватан сугышында катнашып, 2 дәрәҗә Ватан орденына һәм Кызыл Йолдыз орденына һәм медальләргә лаек булган кеше, ТАССРның атказанган табибы. Совет чорында район хастаханәсендә эшләгән Миннегалиев, Еремин, Альшевский, Вахрушев кебек хирургларның тәҗрибәле табиб булганлыгы билгеле. Алабугалылар гына түгел, Менделеев, Мамадыштан килгән дәваланучылар да аларга рәхмәт белдергән.
Яшь белгечләргә тәҗрибәле остазлар белән эшләү вакыты чын хезмәт мәктәбе булгандыр.
Алабуга табиблары арасында үз һөнәренең осталары бик күп. Шулар арасында күркәм холыклы булганнары аеруча хөрмәт уята, кешелекле булулары белән күңелдә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев