Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Татар милли бизәге — дөньяда иң матурларның берсе»

Соңгы елларда милли бизәкле татар киемнәре халык арасында популярлаша башлады. Һәм иң кызыгы шул — бу әйберләр татар хатын-кызларында гына түгел, ә башка милләт вәкилләрендә дә кызыксыну уята.

2019 елның апрелендә Казанда татарча яулыклар бренды барлыкка килә, аңа нигез салучы — Елена Габдрахманова. Үзе рус милләтеннән булса да, татар милли бизәген сайлаган. Шулай итеп, ул үз тирәсендә шундый ук татар җанлы кешеләрне җыеп, дизайнерлар командасы туплаган. Аның максаты —татар милли мәдәниятен көндәлектә торгызу. Татар яулыклары бренды тудыру турында алар 2016 елда ук уйлый башлыйлар һәм хәтта 15 палантин да җитештереп карыйлар.
— Татар милли бизәгенә өстенлек биргәнгә, мине «татар җанлы рус хатын-кызы» дип атыйлар. Моның сәбәбе дә бар — мин гомер буе Татарстанда татар мәдәниятен күреп үстем һәм шуның белән яшим. Командабыз белән татар орнаменты — иң матурларның берсе дип уйлыйбыз, шуңа аның гүзәллеген бар дөньяга күрсәтәсе килә. Ул Европада да, Көнчыгышта да яратып кабул ителә. Минемчә, татар яулыгы — дизайн һәм мода өлкәсендә иң заманча һәм милли яулыкларның берсе, — дип фикерен уртаклашты Елена Габдрахманова.
Хәзерге вакытта алар төрле татар бизәкләре төшерелгән яулыклар, палантиннар, ир-ат галстуклары, футболкалар, декоратив интерьер мендәрләр җитештерәләр. Яулык һәм палантиннарның гына да 200дән артык төслесе бар.
— Бизәкләрнең кайберләрен үзем, кайберләрен дизайнерлар уйлап таба. Алар бүгенге көнгә яраклаштырылган, ләкин милләтнең үзенчәлекләрен саклап кала. Мин кулдан батик ысулы белән ефәкне бизәклим. Ә биредә тәкъдим ителгәннәр машинада бастырылган, — ди Евразия дизайнерлар берлеге әгъзасы, БДБ Рәссамнарының һөнәри берлеге әгъзасы, Россия мөселман эшмәкәрләр ассоциациясе әгъзасы Елена.
Оста әйтүенчә, алар бергә татар милли бизәгенең күп гасырлык тарихын торгыза һәм буыннарны берләштерә. Орнамент тарихын өйрәнү гореф-гадәтләрне һәм мөһим үзенчәлекләрне саклап калырга, татар милли бизәкләрен заманча эшләнмәләрдә дөрес итеп кулланырга мөмкинлек бирә. Татар яулыгында халык тарихы гына түгел, ә аның бүгенгесе, киләчәге дә яшеренгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев