Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татар теле - ана теле, аны онытырга ярамый - Татарстан Президенты Италия татарларына

Бу хакта Рөстәм Миңнеханов Миланда «Италиядәге татарлар» мәдәни ассоциациясе белән очрашу вакытында җиткерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Италия татарларына татар телен саклап калырга, ана телен онытмаска, кече ватан белән элемтәләрне өзмәскә чакырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов бу турда Миланда «Италиядәге татарлар» мәдәни ассоциациясе белән очрашу вакытында җиткерде.

"Татар теле - ана теле, аны онытырга ярамый", - диде Татарстан Президенты Италия татарларына.

Белешмә: Италиягә татарлар ХХ гасырда килеп туплана. Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Италиядә 600ләп татар кешесе яши. “Италиядәге татарлар” ассоциациясе «Европа татарлары альянсы»ның идарә составына кергән. 2015 елдан башлап, “Италиядәге татарлар” җәмгыяте Римда сабан туйлары оештыра, 2015 елда биредә Татарстан һәм Италия эшмәкәрләре форумы үткән.

ЧЫГАНАК: http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев