Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татар теленең киләчәге безнең кулда

24 ноябрьдә КФУның Алабуга институтында студентлар һәм укучыларның VIII Бөтенрәсәй “Татар теленең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” дип аталган фәнни-гамәли конференциясе булып узды.

Конференциядә Татарстан, Башкортостан, Чуашстан республикалары, Пермь крае югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары, урта гомум белем бирү мәктәпләре, татар гимназияләре укучылары катнашты. “Татар теленең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” дип аталган фәнни-гамәли конференция татар теле һәм әдәбияты кафедрасының бренды булып санала.  90 артык эш кабул ителгән, аларның күбесе бүген тыңланылды һәм бу бик сөендерә.

Филология һәм тарих факультеты деканы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Разыя Әхтәриева килгән кунакларны сәламләде һәм зур тарихлы уку йортында белем алырга чакырды.

КФУның Алабуга институты филология һәм тарих факультетының 4 курс талибәсе Алсу Ибраһимова “Татар теленең киләчәге безнең кулда” темасы белән актлар залында чыгыш ясады. 

– Бүгенге көндә татар теленең киләчәге турында сораулар бер татар кешесен дә битараф калдырмый торгандыр, мөгаен. Татар теле татарларга да кирәк булмаса, киләчәктә безне нәрсә көтә? Мәктәптә югары уку йортларында яшьләрнең авызыннан еш кына татар теленең, гомумән, кирәкмәгән булуын ишетергә туры килә, иң аянычлысы шул да инде. Башкалабыз Казанда урнашкан Бауман урамында татар артистлары җыелып “Туган тел” җырын башкардылар. Әлеге җыр татар халкының гимнына әверелде дип әйтсәк тә,  ялгыш булмас. Әңгәмәләр вакытында татар артистларының тел язмышы өчен борчылулары, көрәшүләре ачык чагыла. Алар телне җыр аша пропагандалауны кулай дип таптылар. Тел һәм аның киләчәге безнең кулда. Тамчыдан күл җыела, ди халык, һәрберебез тел язмышы өчен тырышсак, һичшиксез, телебез үсәр, – диде ул.

Чыннан да, аның фикере белән килешми булмый.

Лилия Сәлимянова: 

– Без Зәй шәһәренең 7 нче мәктәбеннән килдек, мәктәптә әле беренче ел гына эшләвем. Җиде ел рәттән үзем катнашкан идем, быел инде 10 нчы сыйныф укучысы Фаил Әминовны алып килдем, беренче тапкыр укытучы буларак катнашам.

Ильвина Әхмәтшина:

– Мин беренче секциядә “Роберт Миңнуллинның балалар өчен язылган шигырьләрендә тел-сурәтләү чаралары” темасына чыгыш ясадым. Секция җитәкчесе – профессор Филүс Галләмов иде. Эшемне беренче урынга лаек дип таптылар, мин бик шат. Теләгем – югары белемне шушы уку йортында алу, – ди Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче исемендәге икенче гимназиядән 11 сыйныф укучысы. Конференциягә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнзилә Шәймөхәммәтова белән килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев