Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Тикшерү комитеты: Зәй һәлакәтендә зыян күргән автобус йөртүчеләре хастаханәдә

Ир-атларның үзләрен начар хис итүе аркасында алар белән тикшерү эшләре әлегә үткәрелми.

(Казан, 2 июль, "Татар-информ"). Зәй янында һәлакәткә тарыган автобус йөртүчеләре хәзерге вакытта хастаханәдә. Шуның белән бәйле рәвештә алар белән тикшерү эшләре әлегә үткәрелми.Бу хакта Россия тикшеру комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итә.

Хәзер тикшерүчеләр фаҗига урынында төрле фаразларны, шул исәптән йөк машинасы фараларының яктылыгы автобус йөртүчесе күзенә төшеп, һәлакәт килеп чыгу очрагын да карый.

Һәлак булганнарның исемнәрен ачыклау эше бара. Суд-медицина һәм втотранспорт экспертизалары билгеләнгән.

Искәртеп үтик, Самарадан Ижауга бара торган пассажир автобусы бүген төнлә 00.37 сәгатьтә Зәйдән чыгу юлында һәлакәткә тарыган. Автобус һәм йөк машинасы 14 кеше һәлак булып, 15 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Әлеге факт буенча җинаять эшләре кузгатылган.Татарстан Президенты указы нигезендә, 2 июль республикада матәм көне итеп игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев