Татарстанда 2023 елда 146 авыл почта бүлекчәсе ремонтланачак
Модернизация программасына ТРның 24 районы эләгәчәк.
Быел Татарстан Республикасында Россия Почтасының 146 бүлеге ремонтланачак. Сүз авыллардагы почта бүлекләре турында бара.
Бу турыда Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
Модернизация программасына ТРның 24 районы эләгәчәк.
Министр билгеләп үткәнчә, почта бүлекләре федераль милеккә тапшырылган районнарда аеруча актив эш алып барылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев