Татарстанда алкогольле продукция сату вакытын арттырдылар
Хәзер хәмерне 8:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр сатарга рөхсәт ителә.
Татарстанда хәмер сатуны 8:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр рөхсәт итүче закон үз көченә керде. Элек алкогольле продукцияне 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр сатып алып була иде.
Искәртәбез, закон проекты узган атнада Дәүләт Советы утырышында берьюлы өч укылышта кабул ителде. Документ, килеп туган икътисади вәзгыять шартларында, алкогольле продукция җитештерә һәм сата торган эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен эшләнде.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев