Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда эшсезлекнең мондый күрсәткече булганы юк иде әле – Эльмира Зарипова

Министр республиканың мәшгульлек үзәкләрендә исәптә 12900 кеше торуын әйтте.

Бүгенге көндә Татарстанда эшсезлек күрсәткече 3,7 процентка тәңгәл. Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта шулай дип белдерде.

Министр әйтүенчә, банк секторы белән бәйле вазгыять эшсезлек структурасына әллә ни тәэсир итмәгән. Эльмира Зарипова моны эш урыннарын югалткан банк хезмәткәрләренең ирекле хезмәт базарына китүе белән аңлата. Аның сүзләренә караганда, мәшгульлек хезмәтләренә бүгенге көнгә 154 кеше мөрәҗәгать иткән.

"Татарстанда әле мондый хәлнең булганы юк иде. Бүген республиканың мәшгульлек үзәкләрендә исәптә 12900 кеше тора, хезмәт базарында 37 мең 889 вакансия бар", - диде Эльмира Зарипова. Ул вакансияләр буенча иң зур санның 2014 елга туры килүен, ул елны 35 мең 211 эш урыны буш булганын билгеләп узды. "Хәзер республикада эшсезлек дәрәҗәсе 3,7 процентка тиң. Россиядә бу күрсәткеч 5,2 процентны тәшкил итә", - дип, ул Татарстанда эшсезлек күрсәткеченең рекорд дәрәҗәсендә түбән булуын җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев