Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда кош гриппы ачыкланган

Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы районнарында кош-кортларның кош гриппы вирусы белән зарарлану очраклары билгеле. Әлеге авыру таралмасынга, республика җитәкчелеге бу районнарда карантин чаралары уздырырга мөмкин. “Татар-информ” мәгълүмәтенә караганда, бу хакта төбәкнең Хөкүмәт йортында узган брифинг барышында ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесенең урынбасары Лилия Галимова хәбәр иткән.

Кош гриппы таралу куркынычы янаган чорда, кош-кортлар асрау, сату белән шөгыльләнүчеләр өчен мөһим гамәлләр:

1) барлык йорт кошларын ябып тотулы тәрбиягә күчерергә;

2) шәхси йорт ишегалларында, кош үрчетелә торган хуҗалыкларда хәрәкәт итә торган корылмалар (кыргый кошлар силуэты) куярга, көзгеле-механик җайланмалар (җилдә тирбәлгеч ялтыравык тасмалар, көзгеләр) һәм кыргый кошларны куркыта торган башка чаралар урнаштырырга;

3) кошларны караганда, аларны тоткан урыннарны җыештырганда, моның өчен махсус билгеләнгән киемнәрдән (халат, алъяпкыч, бияләйләр, резин аяк киеме) файдаланырга;

4) әледән-әле (атнасына 2-3 тапкыр) бүлмәләрне һәм эш коралларын механик рәвештә чистартканнан соң, 3 процентлы кайнар каустик сода эремәсе яисә 3процентлы хлорамин эремәсе белән дезинфекция үткәрергә;

5) дезинфекция ясагач, кетәклекне һәм ояларны ике мәртәбә (сәгатьләп ара белән) агартырга;

6) эш киемнәрен дезинфекцияләргә (3-процентлы хлорамин Б эремәсендә 30 минут тотарга, 2 процентлы кальцийлы сода эремәсендә кайнатырга) һәм юарга;

7) шәхси хуҗалыкларда кош үләксәләре табылганда яки урамда авыру кошка юлыкканда, бу хакта кичекмәстән дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә.

Кешеләрдә кош гриппын кисәтү максатында үтәлергә тиешле гамәлләр:

1) шәхси гигиена, ризыкларны саклау кагыйдәләрен (әзер ашамлакларны чи азык белән бергә сакламаска) тотарга, чи азыкны эшкәртү өчен аерым кирәк-ярак булдырырга;

2) шик тудырган яисә үлгән кошка кагылмаска;

3)кошларны ашатканда, урыннарын чистартканда су эчмәскә, ашамаска, тәмәке тартмаска;

4) кош итен, йомырка һәм башка шундый азыкны рөхсәт ителгән урыннарда гына сатып алырга, сатучыдан продуктларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгын раслый торган документлар сорарга;

5) йомыркаларны 10 минут, итне – 100° С температурада 39 минуттан артык пешергәнд генә кулланырга;

6) суда йөзә торган һәм синантроп кошлар (күгәрченнәр, чыпчыклар, каргалар, акчарлаклар, үрдәкләр, чәүкәләр) белән аралашмаска;

7) бик кирәк булмаганда, кош гиппы куркынычы булган төбәкләргә бармаска.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X