Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанлылар алда бара

Экология елы кысаларында быел гыйнвар аеннан Бөтенроссия ядкарьлек дәресе башланган иде. Алабуга муниципаль районының "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" идарәсе директоры Юлия Нәҗипова хәбәр итүенчә, Россия тыюлыклары системасының 100 еллыгына багышланган чаралар 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу уңайдан оештырыла торган 45 минутлык дәресләрдә илдәге тыюлыкларның барлыкка килү тарихы, аларның үзенчәлеге турында сөйлиләр. Дәресләрнең кайда күп уздырылуы буенча инде беренче нәтиҗәләр дә бар икән. Әлегә безнең республика алда бара. Татарстанда барлыгы 62 мең бала белән шундый дәресләр үткәрелгән инде. "Заповедныйурок.рф" сайтында бездән соң Чувашстан, Новосибирск өлкәсе, Башкортостан, Мәскәү, Красноярск ягы, Воронеж һәм Түбән Новгород өлкәләре санап кителгән.

Алабуга мәктәпләре шулай ук проектка актив кушылды. Районның шәһәр һәм авыл китапханәләре дә чара үткәрү мәйданчыгы булып тора. Бүгенгә китапханәләрдә 18 ядкарьлек дәресләре узган һәм аларны оештырган өчен 8 диплом алынган. Чара барышында укучылар "Түбән Кама" милли паркы белән таныша, Россиянең тыюлыклы утраулары, Урал һәм Себердәге табигый ядкарьлекләр турында мәгълүмәт ала.

"Үз ядкарьлек утравыңны котла" ("Поздравь свой заповедный остров") дип аталган флешмоб проектның бер өлеше булып тора: "заповедныйурок.рф" сайтына открыткалар урнаштырылган, шунда үз фоторәсемеңне җибәреп, исемеңне һәм яраткан тыюлык территориясен атап язарга кирәк. Җавапка сез матур котлау открыткасы алачаксыз. Аннан теләгәнчә файдаланырга мөмкин: сайтта калдырырга, социаль челтәрләрдәге шәхси биткә куярга була. Балалар биредә дә җитезлек күрсәтә. Сайтта 1689 тәбрикләү бар инде! Флешмоб бурычы шундый - ел ахырына кадәр барлык социаль челтәрләрдә 100 мең котлау җыю. Алабуга китапханәләре дә флешмобтан читтә калмады һәм "Түбән Кама" милли паркыбызны Россия тыюлыклар системасының 100 еллыгы белән котлады.

Алабугалыларны чарага кушылырга чакырабыз, сез дә яраткан ядкарьлегегезне тәбрикли аласыз!

14 апрельдә Алабуга районының барлык шәһәр һәм авыл китапханәләрендә Бөтенроссия күләмендә чара узачак. Ул "Экология белемнәре көне" дип аталган бердәм гамәлләр көне форматында үткәрелә һәм Халыкара экология белемнәре көненә багышланачак. Китапханәләр сезне көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев