Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның бакчачылык берләшмәләрен үстерүгә 150 миллион сум тотылган

Республика программасында 20ләп районның бакчачылык берләшмәләре катнаша.

Татарстанда бакчачылык һәм дача берләшмәләре инфраструктурасын үстерүгә 2017 елда 150 миллион сум акча бүленгән.

 

Программа 2017 елдан тормышка ашырыла башлады. Ел дәвамында аның кысаларында, белгечләр 30 су скважинасы бораулады, 50 су башнясы урнаштырды, 3 чакрым суүткәргеч челтәре алыштырды. Бу эшләр Татарстанның 24 муниципаль берәмлегендә башкарылды.

 

 

2018 елда программаны финанслау шул ук дәрәҗәдә сакланачак. Быел республиканың 10 районында һәм Казанда планлаштырылган эшләр башкарылачак.

 

ЧЫГАНАК: http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X