Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татьяна Ларионова килеп китте

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова безнең шәһәргә эшлекле визит ясады.

Иң беренче булып ул картлар һәм инвалидлар йортында булды. Анда "Безнең кадерле ветеран" проектының ничек тормышка ашырылуы белән танышты.

Биредә Татьяна Ларионова соңгы тапкыр булып киткәннән соң, күп эш башкарылган. Райбашкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова,Социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Прохорова һәм интернат директоры Елена Голованова белән бергә ул тренажер залын, массаж бүлмәсен, ЛФК залын, компьютерлар бүлмәсен һәм хезмәт терапиясе кабинетын карады. Беренче һәм икенче катларда хәзер милли һәм ветераннар почмагы бар. Православлар һәм мөселманнар өчен дога кылу бүлмәләре булдырылган. Моннан тыш, бүлмәләрдә хезмәткәрләрне чакыру кнопкасы куелган, тәрәзәләр алыштырылган. Үткән елда грант акчаларына интернатта беседка һәм ясалма сулык урнаштырылган.

Шул ук көнне Татьяна Ларионова халыкны шәхси сораулары буенча кабул итте. Валентина Липатова күршеләре исеменнән килгән, алар күрү буенча инвалид. Банкоматлардан файдалану аларга кыенга туры килә икән, чөнки җайланма тавышсыз. Татьяна Ларионова бу мәгълүмәтне республиканың эре банклары җитәкчелегенә хәбәр итәргә вәгъдә итте.

Торак белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча да сораулар булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев