Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татьяна Ларионова: “Яшь булуымның сере – хезмәттә”

Бәйрәм кысаларында Алабугада беренче тапкыр "55+" форумы үтте. Анда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова да булды.

Шәһәр мәдәният сараенда биш бүлек эшләде: "Сәламәтлек". "Сәламәт яшәү рәвеше", "Мода һәм матурлык", "Мавыгулар дөньясы", "Мәгариф". Бирегә килүчеләрнең һәммәсе күңеленә якын шөгыль тапты.

"Мавыгулар дөньясы" бүлегендә үзәкләштерелгән китапханәләр һәм клублар системасы хезмәткәрләре эшләде.

- Безнең бүлектә Бехтереводан халык вокал ансамбле һәм "Башак" мәдәният йорты үз иҗатын күрсәтә, - ди үзәкләштерелгән оешма директоры Юлия Нәҗипова. Шулай ук карвинг - яшелчә, җиләк-җимеш кисү һәм бөкеләрне җеп белән урау осталыгы буенча мастер-класслар уза. Биредә камыр ашлары белән чәй өстәле әзерләнгән.

Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган чарага күбрәк гүзәл затлар килгән иде. Алар чәч-бит төзәтте, бизәнү серләренә төшенде.

Чара зур залда "Чын күңелдән" концерты белән дәвам итте. Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов Өлкәннәр көне белән котлауларын җиткерде:

- Бүген без сезне, өлкән буын кешеләрен хөрмәтлибез, хезмәтегез, илебез һәм кече ватаныбыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз хакына эшләгәннәрегезнең барысы өчен дә сез олы рәхмәткә лаек.

Ватаныбыз куәтен ныгытуга керткән өлешегез бәя биреп бетергесез, сез Бөек Ватан сугышында җиңдегез, аннан соң җимерелгән хуҗалыкны торгыздыгыз. Үсеп килүче буынны тәрбияләвегез һәм яхшы үрнәгегез өчен рәхмәт!

Бу көнне ветераннар район башлыгы кулыннан мактау грамоталары алды. Алар арасында "Алабуга Сөте" ААҖ нең Ветераннар советы рәисе Васыйл Хәбибуллин, Бораулар эшләре оешмасының Ветераннар советы рәисе Владимир Чепелев, Ветераннар Советы Президиумының мактаулы әгъзасы, АМР Ветераннар советының элекке рәисе, Бөек Ватан сугышында катнашучы Рәкыйп Мөбарәкшин.

Татьяна Ларионова һәм ТР Экология министры Фәрит Әбделганиев өлкәннәргә рәхмәт сүзләре белдерде.Татьяна Ларионова барлык өлкәннәргә "Миңа 55+ кенә әле" дип йөрергә киңәш итте. Ункөнлек 30 сентябрьдә, шәһәр мәктәпләрендә "оешмасыз" пенсионерларны хөрмәтләүдән башланды. 8нче мәктәптә аларны директор, мөгаллимнәр һәм укучылар каршы алып, актлар залына озатты, анда бәйрәм концерты куелды.

− Сезнең казанышларыгызга сокланабыз, сездән үрнәк алабыз, − диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Кирилл Мокшин үзенең чыгышында. Пенсионерлар да үз чиратында мондый игътибар өчен рәхмәт белдерде.

− Пенсиягә чыккач, яңа тормыш башладым. Яхшы ял итәм! Ни теләсәм, шуны эшлим. Пенсиям җитәрлек, зарланмыйм, − ди Таисия Полич.

"Алтын яшь" вәкилләрен авылларда да котладылар. Һәр пенсионер бу көнне җирле бюджеттан матди ярдәм алды. Ункөнлек чаралары дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев