Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Түбән Камада кунакта

Менә икенче ел инде, Алабуга командасы Тубән Кама шәһәренең "Батыр" физик сәламәтләндерү комплексында мәктәпкәчә яшьтәге балалар гаиләләре арасында оештырылган региональ спартакиадада катнашты.

24нче балалар бакчасыннан Широковлар, 30 нчы балалар бакчасыннан Ананьевлар, 31нче балалар бакчасыннан Абдрафиковлар, 34нче балалар бакчасыннан Сираевлар, 39 нчы балалар бакчасннан Әхмәдиевләр гаиләләреннән тупланган гомуми "Тиктормаслар" ("Непоседы") командасы булдырылды. 32 нче балалар бакчасының физик тәрбия инструкторы Наталья Немтерева судьялар составына кертелде.

Спартакиадада Менделевск, Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләре командалары катнашты. Оештыру югары дәрәҗәдә булды. Бию төркемнәре, гимнастлар чыгыш ясады.

"Сазлык", "Тылсымлы туп", "Күңелле елан", "Җиде төсле чәчәк", "Төз атучы" кебек ярышларда ата-аналар чын күңелдән көч сынашты. Җитезлек, кыюлык, оешканлык барысын да бердәмләштерде.

Алабуга командасы 3 нче урынны яулады. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ата-алалар, балалар өчен дә күңелле бәйрәм булды.

Шушы чарага балаларны әзерләгән физик тәрбия инструкторларына, ярышларда катнашырга барган гаиләләргә зур рәхмәт белдерәбез.

Гөлназ ГАЙНАНОВА, физик тәрбия инструкторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев