Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Техник алгарыш чорына карамастан, алабугалылар кәгазь хатлар язуларын дәвам итә

“Бие, сиңа хат!” – цифрлы һәм мәгълүмати технологияләр заманында бу гыйбарә актуальлеген югалтты кебек.

Хәзерге заманда кирәкле хәбәрне электрон почта яки мессенджер аша җибәрү, йә булмаса кәрәзле телефоннан шалтыратып әйтү күпкә җайлырак, бүген алар һәр кешедә бар. Хәбәрчебез алабугалыларның әле дә кәгазь хатлар язамы икәнен ачыкларга булды. Моның өчен без почта элемтәсе бүлекчәләренең берсенә юл тоттык.

Бәлки, бу сезгә сәер дә тоелыр, ләкин, ун ел элек булган вәзгыять белән чагыштырганда, бүген күп нәрсә үзгәрмәде. Кешеләрнең бер-берләренә хат язулары кимемәде, – дип каршы алды безне Алабуга шәһәренең 2нче почта бүлеге начальнигы Наталья Исаева.

Сүзләрен раслап, ул безгә җыеп куелган күп кенә хатларны күрсәтте.

– Күргәнегезчә, минем бүлек аша гына да аена ун меңгә якын хат уза. Дөрес, аларның күбесерәсми: суд приставларыннан, төрле оешмалардан һәм ведомстволардан... Айга якынча өч меңе – алабугалыларның дусларына һәм туганнарына шәхси хатлары.

Халык бәйрәмнәр алдыннан аеруча активлаша. Бу вакытта почта тартмаларына хатлар гына түгел, бәйрәм открыткалары да салына.

– Әйтик, яңа ел алдыннан бездә эш гөрләп торды – алабугалылар дусларын һәм туганнарын котларга өлгерергә тырышты. Ә балалар Кыш Бабайга Лапландиягә хатлар язды, ди Наталья Исаева.

Почта хезмәткәрләре сүзләренә караганда, хат авторлары еш кына – 40 яшьләрдәге һәм аннан өлкәнрәк кешеләр. Алар элеккегечә хатлар яза, чөнки шулай күнеккән. Яңа аралашу чараларыннан алар, кагыйдә буларак, кулланырга өйрәнмәгән.

Хәер, хатлар мәсьәләсендә күпмедер алгарыш почта хезмәткәрләренә дә барып җитте, ди алар – хәзер хатлар адресатка шактый тиз китерелә. Мәсәлән, Мәскәүгә – ике көн эчендә, Казанга – тагын да тизрәк. Мондый хәл куандыра, чөнки һәр конвертны кемдер түземсезлек белән көтә, шуңа күрә хат ташучы аларны шунда ук адреслар буенча таратырга ашыга. Бу авыр эштә без дә ярдәм итәргә булдык. Бу чыннан да җиңелләрдән түгел, хат ташучы сумкасында корреспонденция шактый күп (кагыйдә буларак, аның авырлыгы 7 килограмм тәшкил итә – Автор иск.)

Почтальон Лилия Гәрәевага кушылабыз, ул үз участогында хатлар таратырга җыена. Әңгәмәдәшебез хат ташучы булып ел ярым эшли икән. Ул 12нче микрорайонга хезмәт күрсәтә.

– Менә бу йортларны мин көненә ике тапкыр әйләнеп кайтам. Гадәттә, эш көнебез ике өлешкә бүленә: төшкә кадәр төрле пенсияләр, субсидияләр таратабыз, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәреннән түләүләр кабул итәбез. Төшке аштан соң, кагыйдә буларак, хатлар һәм газеталар китерәбез. Эш күп, хатлар языла, дип ышандырды безне Лилия.

– Менә бүген генә, әйтик, чит илдән җибәрелгән хат алып килдем. Гомумән, башка илләрдән алар еш килә, нигездә, Белоруссия, Украина, Казахстаннан, − дип сөйли ул.

Әлбәттә, хат ташучының көнлек юлын бергә үтә алмадык,чөнки без, тәҗрибәсез почтальоннар, Лилияне эшеннән генә аерып торганбыздыр. Тик, бу һөнәр белән якынрак танышкач, без аларның хезмәте яхшы физик әзерлек таләп итүен аңладык, чөнки юлның зур өлешен җәяү узарга туры килә. Көнгә алар, ким дигәндә, 25 километр юл үтә.

Шулай итеп, кәгазь юлламалар бөтенләй юкка чыкмас, дип саный почта хезмәте хезмәткәрләре. Хәер, алдагы елларда, һичшиксез, кулдан язылган хатлар саны кимиячәк. Шулай да, кайберәүләр өчен конверттагы хатлар туганнары һәм якыннары белән бердәнбер элемтә чарасы булып кала – әйтик, армиядә хезмәт итүче егетләр яки төрмәдәге кешеләр.

 

Сораштыру

Ә сез хатлар язасызмы?

“ВКонтакте” социаль челтәрендә һәм сайтта алабугалыларның хатлар язамы икәнлеген ачыклау өчен сораштыру уздырдык. Шәһәр халкының күп өлеше (32 процент) бары тик эшлекле хатлар гына яза икән. 28 проценты бары тик электрон почтадан гына файдалана. Респондентларның 20 проценты хатлар язу модада түгел дип саный, 16 проценты даими рәвештә яза, ә 4 проценты хатларны үзләре язмаса да, аларга юлламалар еш кына килә булып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев