Тел төбендә — мәрхәмәт
Бүген, гыйнварның 13ендә, Россия матбугаты көне 32нче тапкыр рәсми рәвештә билгеләп үтелә, аның асылы — журналистика өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәтен хөрмәтләү.
Яңа елда да укучыларыбыз игътибарына исемнәре Алабуга белән бәйле шәхесләр турында язмалар биреп барачакбыз. Бүген, гыйнварның 13ендә, Россия матбугаты көне 32нче тапкыр рәсми рәвештә билгеләп үтелә, аның асылы — журналистика өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәтен хөрмәтләү. Бу язмабыз безнең редакция эшчәнлегендә фидакарь хезмәт күрсәткән язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес Хуҗин турында.
Машина йөртүчедән — хәбәрчегә
Иҗатка һәркем үзенчә килә. 1955 елның 21 маенда Алабуга районы Илмәт авылында туган Фирдәвес Хуҗа улы Гыйльметдинов та малай чакта машина турында хыялланган. Урта мәктәптән соң, Алабугага килеп, шоферлар хәзерли торган курсларда укыган. Машина йөртү һөнәрен сайлаган егет читтән торып Васильево автотранспорт техникумын тәмамлаган. Район газетасына беренче шигырьләрен биреп барган Фирдәвес әдәбият белән 1976 елдан җитди шөгыльләнә башлый. 1981 елда беренче хикәясе басылып чыга. Тора-бара Фирдәвес Хуҗинның язмалары республика газета-журналларында күренә башлый. Ул «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталары белән хезмәттәшлек итә, әсәрләре «Аргамак» журналында да дөнья күрә. Безнең "Алабуга нуры«ның гына түгел, «Мәдәни җомга», «Безнең гәҗит» газеталарының да үз хәбәрчесе була.
1991 елга кадәр «Яңа Кама» атамасы белән чыгып килгән район газетасының «Алабуга нуры» исеме белән мөстәкыйль татар басмасы булып чыга башлавында Фирдәвес абыйның да өлеше зур. Газетабызның беренче редакторы Радик Әминов, шәһәрдәге Аксакаллар шурасы рәисе Рәфыйк Мәхмүдов, татар эшмәкәрләреннән Миннәхмәт Әһдәмов һәм башка миллләтпәрвәрләр белән берлектә, ул да Алабуга шәһәрендә татар телен үстерү һәм тарату фикере белән янып йөрүче булды, республиканың бәйсезлеге өчен көрәште.
Татар телендә газета чыга башлагач, өметләр зурдан иде. 1997 елның 24 маенда басылган «Аптырамыйбыз» фельетонында ул: «... хәзер югалып кала торган заман түгел, хуҗалык итүнең төрледән-төрле ысулларын кулланып карый торган заман», — дип язган иде. Шуннан бирле чирек гасыр үткән икән, заманалар да үзгәргән, ә холкыбыз шул ук — аптырамыйбыз. Ул елны Алабугада басылган «Чулман язлары» җыентыгына Фирдәвес Хуҗинның «Соңгы гамәл», «Туганнар», «Җибәрмим!» дип аталган хикәяләре урын алды.
«Алабуга нуры» газетасында авыл темасын яктыртуда Фирдәвес Хуҗин бөтен көчен куйды. Көчле рухлы кешеләр, хезмәт алдынгылары, тату гаиләләр турында бик күп очерклар язды. Газетабыз битләрендә аның Алабуга районы авылларының тарихына багышланган язмалары чыгып килде.
Иҗат киңлегендә
Фирдәвес Хуҗин — уннан артык китап авторы. «Әлмөхәммәт тарихы», «Агыла болыт илләргә», «Созидатели» (рус телендә), 2007 елда «Ун хикәя» (ун хикәядән тыш, алты очерк та бирелгән), «Язмышлардан узмыш юк» хикәяләр җыентыклары басылды. «Казан утлары» журналында «Күкләр шаһит» документаль әсәре өлешләп бирелде һәм ахырда китап булып чыкты. Анда якташ очучыбызның Бөек Ватан сугышында әсирлектә ниләр күргәннәре тасвирлана.
2015 елның 21 маенда шәһәребездә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес Хуҗинның «Милләтемнең гаме, яшәвемнең яме» дип аталган бенефисы үтте. Аның иҗат эшчәнлегенә үзенә күрә бер йомгак ясалган кебек булса да, ул әле алга зур бурычлар куйды. Сугыш ветераннары язмышы, авыл тарихлары темасы белән нык кызыксынды. Фирдәвес абый Удмуртиягә барып, Тойма елгасы башланган җирдә утырган авылда туып үскән Шакир Мөхәммәт улы Гәрәев белән күрешеп кайтты, өлкән яшьтәге фронтовикның хатирәләрен язды. Нәтиҗәдә, 2016 елда Казанда «Туембашның соңгы могиканы» дип аталган документаль бәян чыкты.
2018 елда басылган «Без белмәгән сугыш» җыентыгына (Казан, «Ихлас» нәшр., 2018) шул ук исемдәге һәм «Суслонгер», «Портрет» бәяннары кергән. Фирдәвес абый әйтүенчә, Алабуга төбәгеннән сугышка алынып, Сталинградка туры килгән 64 сугышчының нибары өчесе генә исән кайткан. Әсәр герое — Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр төрле фронтларда кан койган, Сталинград тәмугыннан да исән калган, 3 дәрәҗә Дан ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән якташыбыз Мирзахмәт Муллахмәтов (урыны җәннәттә булсын).
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап язылган «Соңлап табылган йолдыз» әсәре дә чын вакыйгаларга нигезләнгән истәлекләрдән тора. Галимуллин Шамил Галимулла улы 1942 елда ук «Кызыл Йодыз» орденына тәкъдим ителеп тә, үзе исән чагында бу бүләкне күрми калган. 2012 елның 22 февралендә башкалабызның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында орденны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов кулыннан геройның кызы — Вәзилә Әскарова кабул итә.
Соңгы елларда Фирдәвес Хуҗин, җәмәгать эшлеклесе буларак, тел мәсьәләсенә карата күп язды. Татар теленең киләчәге өчен борчылып, чын күңеленнән әрнеп чыккан шигьри юлларын редакциябезгә китерде. Кызганыч, аларның бер өлеше генә басылды. Мәктәпләрдә укыту программасыннан милли компонент алынып, ахырда татар телен укыту кыскартылгач һәм туган тел укытучысы төшенчәсе кертелгәч, Фирдәвес абый аеруча сыкранды. 2018 елда «Милләт үсештә булсын» дигән язмасында академик Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыповның «Сүз» нәшриятында дөнья күргән «Мәгърифәт, дәүләт һәм туган тел» дигән китабын укып чыгуга, тормыш-яшәешебездәге бик күп сорауларга җавап табуы турында белдереп: «Русия күләмендә генә түгел, байтак чит мәмләкәтләрнең фәнни даирәләрендә дә киң танылган югары эрудицияле, олпат галим зур тетрәнүләргә дучар ителгән җәмгыятебезнең, иртәгәсе көнгә калдырмыйча, бүген үк хәл ителергә тиешле проблемаларын ачык яктырта, бай белем багажын һәм 60 еллык эш тәҗрибәсен (аның күп өлеше үзен аямыйча — андыйлар сирәк) киеренке эшкә җигеп, череп таралыр чиккә җиткән вәзгыятьтән чыгу юлларын күрсәтә. Бу олуг хезмәт тәмам битарафлыкка чумып, мәрткә китмәгәннәр өчен (татары гына түгел, чувашы, марие, урысы һ. б.) өстәл китабы булырлык һәм аннан теләгән һәркем, үзенә кирәк чагында, мәгълүмәт җыя вә тиешле (дөрес) ориентирны билгели ала. Ошбу әсбап «гадиләр» өчен дә, төрле дәрәҗәдәге чиновниклар һәм дәүләт тотучы ирләр өчен дә (әгәр укысалар) файдалы булыр иде. Мәҗмуга татар һәм урыс телләрендә язылган һәм, шунлыктан, киң укучылар аудиториясен колачларга сәләтле», — дип язган иде.
2020 елда Фирдәвес Хуҗинның «Алабуга ягы татар авыллары» дигән китабы чыкты. Әлеге ел тарихка пандемия афәте белән кереп калды. Әйтәсе фикерен туры ярырга күнеккән хезмәттәшебез, остазыбыз, шул вакытта каты авырып, хастаханәдә дәваланды. Фикердәшләре, каләмдәшләре белән ул аралашып тора. "Алабуга нуры«н укучылар санын арттыру гына түгел, республикада чыга торган татар газета-журналларның да тиражын үстерү өчен тырышты безнең хезмәттәшебез, авылдан-авылга йөреп, матбугатка яздыра иде. Безнең өчен алыштыргысыз публицист, җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес Хуҗин Илмәт авылында гына түгел, районыбызда бердәнбер, республикада да андый шәхесләрне бармак белән генә санарлык.
2022 елда «Казан утлары» китапханәсенең унынчы китабы булып, Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабы басылып чыкты. Аны укыганда, авторның Бөек Ватан сугышы вакытында Марий Эл урманнарында урнашкан Суслонгер лагеренда булган авылдашлары сөйләгәнне сурәтләүләре коточкыч чынбарлыгы белән күз алдына килеп баса.
Фирдәвес Хуҗин кешеләрне әхлаклы, иманлы итеп күрергә тели, шуңа да аның һәр язмасының тел төбендә мәрхәмәт ята. «Ул көчлеләр токымыннан» очеркыннан бер генә мисал: «Берсендә шулай йорт хуҗасының кадерле кунакларын озату шаһиты булырга туры килде. Капка төбендә Фәнис Миңнеәхмәт улы иң кече оныгын кулына күтәреп кочагына кысты да: «Сөенеп каршы алам, сөенеп озатып калам мин сезне», — диде. Шул чагында мин аның йөзенә игьтибар иттем. Фәнис аганың йөзендә якты нур балкый иде. Ул нур мизгел эчендә башкаларга күчеп, әйләнә-тирә дә тоташ нурга күмелгәндәй булды».
Зөлфия ПРИМАКОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев