Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әти-әнилэр өчен карнавал

35 нче “Ләйсән” балалар бакчасында Яңа ел алдыннан бик матур бәйрәм үткәрелә. Күңелгә кереп кала торган бәйрәмнәрнең берсе, әти-әниләр, әби-бабайлар өчен үткәрелә торган “Яңа ел карнавалы”.

Балалар бакчасының алдагы мөдире Салихова Гүзәл Равилевнаның идарә иткән вакытыннан традициягә кереп калган әлеге чара, әти-әниләр, әби-бабайлар күңеленә бик хуш килде, алар аны көтеп алалар.

Бу бәйрәм Гөлнур Зиганшина һәм Алсинә Хәбибуллина инициативасы белән тормышка ашырылды. Сценарий авторлары да алар. Бакчабызның яңа мөдире Ландыш Муса кызы Гыйләҗева бу фикерне хуплады һәм бәйрәм уздырылды. 25 нче декабрь көнне бәйрәм тамашасын тәрбияче Галиуллина Р.А.  башлап җибәрде. Бакчабызның иң актив педагоглары “Убырлы карчык” ролен педогог-психолог Гөлнур Зиганшина Г, татар теле тәрбиячесе Алсинә Хәбибуллина “Урман хужасы”  рольләренә кереп, килгән кунакларның күңелләрен күтәреп, бәйрәм рухы өстәп тордылар. Яңа елыбызның төп геройлары Кыш бабай һәм Кар кызы рольләрен тәрбиячеләр Гөлфинә Нугаева, Рәфия Илькина  уйнадылар һәм төрле ярышлар, уеннар оештырдылар. Монда шулай ук музыка җитәкчесе Әлфия Зиннәтуллина өлеше дә зур иде. Ул куйган көйләр бәйрәмне җанландырып торды. Әти-әниләр, әби-бабайлар да балачакларына кайтып, биеделәр, җырладылар, кызыклы уеннар уйнадылар.

Бәйрәм ахырында, 2018 нче елның символы булып “Эт” килде. Ул рольне тәрбиячебез  Люзия Марханова уйнады. Кунакларга үзенең теләкләрен җиткерде.

Шуны да әйтергә кирәк, бу бәйрәм шәһәр күләмендә, безнең балалар бакчасында гына уздырыла.  Әлеге чара килгән кунакларның күңелләрен күтәрде һәм барысы да канәгать калдылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.

Әти-әниләр, әби-бабайлар бәйрәмнән соң үзләренең рәхмәтләрен барыбызга да җиткерде.

                                                

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев