Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Тикшерү килә!”

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Әгерҗе районнарындагы территориаль бүлеге мәгълүмәтенә караганда, соңгы араларда алар алдау очраклары турында 5 хәбәр алган.

Алабугада әлеге идарә хезмәткәрләре исеменнән эш иткән булып кыланган алдакчылар, тикшерү була дип белдереп, шәхси эшмәкәрләрдән кулланучылар почмакларында һәм стендларда тиешле документлар булуын таләп иткән. Шул ук вакытта алар бу норматив документларны билгеле бер суммага үзләреннән сатып алырга тәкъдим ясаган.

Шундый вакыйгаларның өчесендә эшмәкәрләр, уяулык күрсәтеп, территориаль бүлеккә шалтыраткан, калган икесендә зыян күргән.

Шуны искәртәсе килә: Россиянең кулланучылар күзәтчелеге коммерциячел эшчәнлек белән шөгыльләнми, һәм бернинди товар да сатмый. Эшмәкәрләрне тикшергәндә, хезмәткәр таныклыгын күрсәтә һәм гамәлдәге законнарга таянып эш итә.

- Әгәр сезнең белән Роспотребнадзор хезмәткәрләре исеменнән сөйләшсәләр, бу турыда 7-53-33, 7-56-05 телефоннары буенча хәбәр итүегезне, тикшерү турында мәгълүмәтнең дөреслеген ачыклап, кирәк булганда, полициягә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз, - ди Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Әгерҗе районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы Сергей Вдовин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев