Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тирәбездә матурлык

Алабугалылар территорияләрен сокландырырлык итеп карап тота.

Мәскәү урамындагы йортта Ольга Болонкина инде 40 ел яши. Бу йорт фасады белән генә түгел, ә матур тәрәзә йөзлекләре, оригиналь почта тартмасы белән дә игътибарны үзенә җәлеп итә. Сүз уңаенда, аны героебызның туган көненә кияве бүләк иткән.
«Тәрәзә йөзлекләрен заказга Морт авылыннан мастер ясады. Өйне төзекләндерергә балалар булышты. Алар минем чәчәкләр яратуымны белә, шуңа күрә юбилейга киявем миңа зонтик рәвешендә эшләнгән матур вазон бүләк итте, ул хәзер йорт каршысында тора һәм мин аңа бархатцылар утырттым. Өй каршындагы клумбада шулай ук бархатцы, хоста һәм лилия чәчәкләре үсә. Йорт күләгәле урында урнашкан һәм башка үсемлекләр монда үсеп китә алмаячак, шуңа күрә чәчәкләрнең нәкъ менә шундыйларын сайладык,» — ди Ольга Николай кызы.
Алабугалының йорты каршында гына түгел, эчендә дә чәчәкләр шактый. Тик, кызганыч, кайбер кешеләр матурлыкны бәяли белми. Күптән түгел Ольга Болонкина йорт каршында яран гөл утырткан, әмма аны урлаганнар.
«Безнең йорт яныннан үтеп китүче кешеләр дә, танышларым да шундый матурлык өчен рәхмәт әйтә, әмма аны бәяләмәүче кешеләр дә табылды, үсентеләрне казып алып киттеләр. Берничә тапкыр шулай яран гөленнән колак кактым. Бер көнне чыксам, йорт каршында буш түтәл күрдем. Шуңа күрә кабат яранны ишегалдында утыртырга булдым. Бакчада лилия, роза, яран, петуния, бархатцылар үстерәм,» — дип фикерләре белән уртаклашты Ольга Болонкина.
Безнең игътибарны җәлеп иткән тагын бер йорт Муса Җәлил урамында урнашкан. Анда Николай Самсонов яши, йорт каршындагы чәчәкләрне үзе үстерә.
Шәхси эшмәкәрләр дә үз территорияләрен төзекләндерә. Әйтик, Төзүчеләр урамындагы сервис үзәге янында (аның хуҗасы Руслан Сергеев) бик матур, оригиналь чәчәк композицияләре урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев