Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тиздән бакча ачылачак

Ноябрьдә Костенеево авылында балалар бакчасы ачылачак. Бу вакыйганы ике ел көттеләр.

Балалар бакчасы турында авылга Гомумроссия халык фронты вәкилләре килгәч билгеле булды.

– Костенеевога без шушы авыл халкы үтенече буенча килдек. Аларның проблемасы – балалар бакчасы, аны берничек тә ача алмыйлар. Ике ел элек мәктәпкә янкорма төзелгән, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында тапшырылмаган. Бүген килеп, җирлек башлыгы, мәктәп директоры белән аралаштык һәм ноябрьдә балалар бакчасының эшли башлаячагы ачыкланды, – диде Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронтының төбәк штабы әгъзасы Андрей Медведев.

Алабуга районының мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов аңлатканча, балалар бакчасын янгын сүндерүчеләрнең һәм Кулланучылар күзәтчелегенең рөхсәте булмаганга ача алмаганнар. Бүген җитешсезлекләр бетерелгән.

– Янгын күзәтчелеге ягыннан дәгъва эвакуация юлындагы ишекнең таләпләргә туры килмәвендә, ләкин иң мөһиме – янгын гидрантлары һәм сыемның вакытында куелмавы. Хәзер болар бар да эшләнгән: сыем урынында, гидрантлар эшли. Янгын куркынычсызлыгы күзлегеннән караганда, хәзер биредә янгын күзәтчелеге тарафыннан рөхсәт документлары да бар. Берничә көн дәвамында Роспотребнадзор тарафыннан да уңай нәтиҗә алырбыз дип уйлыйм. Бу ике документ безгә лицензия алырга мөмкинлек бирәчәк, – дип йомгаклады ул.

Балалар бакчасы 20-25 урынга исәпләнгән. Хәзер аның уңайлы диварларында балалар тавышы гына җитми, чөнки яңа җиһазлар, уенчыклар, караватлар үз урыннарын алган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев