Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үткән юлы данлыклы

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Михаил кызы Кузнецова 93нче гомер көзен каршылый.

Мария Михаил кызы 1942 елда 18 яшендә фронтка китә. Анда һава күзәтүе  хәбәр һәм элемтәсенең аерым 101 батальоны ефрейторы була. Сугыш Мария Кузнецованың тормышын үзгәртә, аны кырыс һәм кыю итә.

Һава киңлекләрен саклау буенча үзенең җаваплы хезмәтен Татарстаннан Польшага кадәр якынча өч кырыс сугыш елы буена үтәгән. Һава күзәтүе  хәбәр һәм элемтәсен күзәтүченең хатасы йөзләгән кешенең гомеренә торырга мөмкин булган, шулай булса да самолетларны аерырга туры килгән, һәм нинди дә булса техник чаралар белән түгел, ә еш кына дөм караңгыда һәм тавыш буенча. Күзәтү манарасында басып торучы һәр кыз – сугышчы үзенең кизү торуы, постны тапкан очракта, гомер бәясенә торуын белгән, ләкин алар самолетларның төрен һәм координатларын ачык һәм төгәл билгеләгәннәр һәм шуның белән күк йөзебезне дошманнан арындырырга ярдәм иткәннәр.    

Мария Кузнецова Җиңү көнен Варшавадан ерак түгел, Польшада каршы ала. 1945 елның жәендә туган авылына әйләнеп кайта.

Мария Михайловнаның 4 баласы, 5 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар. Агымдагы елның май аеннан алып ул кызы Татьяна Александровна янына, шәхси йортка – яшьлегендә тормыш иптәше белән үзләре җиткереп чыккан өйгә күченгән. Ул 40 яшендә тол кала, олысына 14 яшь булган 4 баланы үзе аякка бастыра. Лаеклы ялга чыкканчы, АТПда хисапчы-икътисадчы булып эшләгән.

– Хәзер инде колагы начар ишетә, күз күрүе дә начарайды. Берүзен генә калдырмыйбыз. Мин һәрчак янында, туганнарым һәм оныклары да еш килә. Өй тирәсендә үзе хәрәкәтләнә, – ди кызы Татьяна Кузнецова.  

Сугышны үз күзләре белән күргән, аның ачыларын татыган кеше буларак, Мария Кузнецова яшьләргә үзенең теләкләрен белдерде:

– Акыллы һәм яхшы кеше булып үссеннәр иде. Иң мөһиме мәрхәмәтле булсыннар, кешеләрне яратсыннар, өлкән буын кешеләрен кимсетмәсеннәр, ә аларга ярдәм итсеннәр иде.

Мария Михайловна фашистларны Җиңүгә керткән өлеше белән хаклы рәвештә горурлана ала! Ул II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы Ордены кавалеры, һәм шулай ук “Жуков” медале һәм күпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Станислав Мокрополов, 3нче мәктәптә 6 нчы сыйныф укучысы:

– Сезгә сәламәтлек, бәхет телим. Оныкларыгыз сезне яратып яшәсен. Минем дә әбиемнең әнисе Бөек Ватан сугышы ветераны булган. Ветераннар безнең өчен үрнәк.

Татьяна Кузнецова, кызы:

Әниебез яшәсен әле, ул безгә бик кирәк! Әни буларак ул безне яхшы кешеләр итеп тәрбияләде, безнең белән берүзе калгангадыр, иркәләнеп утырырга бирмәде, һәр җирдә без үрнәк булдык. Ул кайда гына булмасын, төркемнең җаны булып кала бирде, бар кешенең күңелен күрә белде. Бүген дә ул бунганга, дөнья ямьле.

Альбина Кузнецова, инженер-технолог факультетында, 3 нче курста укый:

– Мария Михайловна, 93 яшьлек туган көнегез белән тәбриклим! Озын гомер телим Сезгә, авырмагыз, балаларыгызның бәхетенә төренеп яшәгез. Сезнең батырлыкны онытмасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев