Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәмәке – наркотикларның азбукасы

Статитика буенча, бүген дөньяда бер миллиардтан артык кеше, безнең илдә - һәр 10 нчы хатын-кыз һәм һәр 3 нче ир-ат тәмәке тарта.

Бу саннарны Бөтендөнья тәмәкегә каршы көн якынлашканда Алабуганың баш наркологы Вячеслав Голубев китерде.

− Тәмәке тарту табибларны борчуга сала, чөнки безнең мәгълүмәт буенча, дөньяда рактан үлемнең 90 проценты тәмәке тарту, 75 проценты - тәмәке тартудан барлыкка килгән бронхит, 30 проценты - йөрәк-кан системасы авырулары белән бәйле, соңгылары да тәмәке тарту тәэсирендә булдырылган.

Соңгы арада тәмәке тартучыларның саны кимү сөендерә. Монда аерым рольне яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен киң пропагандалау һәм шулай ук тәмәкегә бәяләр күтәрелү уйный. Күп кенә илләрдә инде хәзер үк күп кеше тәмәке алырга акча җиткерә алмый.

Тәмәке тартучылар үзләрен генә түгел, башкаларны да агулаганнарын табиблар еш кабатлый.

− Әгәр гаиләдә бер генә кеше тартса да, калганнарның рак белән авыру мөмкинлеге 30 процентка арта, шул ук хәл йөрәк-кан системасы авыруларына да кагыла, - ди Вячеслав Голубев һәм тәмәкене наркотикларның азбукасы дип атый, чөнки ул еш кына наркоманиягә трамплин булып тора.

Тәмәкегә бер ияләшсәң, аны ташлау җиңелләрдән түгел. Күпләр тартуны берничә тапкыр ташлап карый, әмма кечкенә генә стресс кичергәнгәндә үк тәмәке кабына үрелә. Тәмәкедән баш таркан беренче көннәрдә кешенең йокысы кача, аппетиты кими, түзә алмаганнар кире тәмәкегә кайта.

− Тартуны ташлар өчен, иң мохиме - теләк булырга тиеш. Ярдәм сорап белгечләргә килергә була. Никотинга ияләшүдән баш тартырга ярдәм итә торган препаратлар бар, иң гадиләре - "Табакс" төймәләре. "Никоретте" компаниясенең препаратлары популяр. Җилкәгә пластырь ябыштырыла, һәм, әгәр көн дәвамында тарту теләге туса, өстәмә спрей яки сагыз кулланыла, - дип сөйли Вячеслав Голубев.

Әгәр тәмәке тартуны ташлыйсыгыз килсә, Алабуга үзәк район хастаханәсенең наркология бүлмәсенә килә һәм табибтан рекомендацияләр ала аласыз. Кабул итү эш көннәрендә сәгать иртәнге 8дән алып кичке 5кә кадәр алып барыла. 7-13-58 телефоны яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев