Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәмле уку

20 апрельдән башлап 30 апрель аралыгында шәһәр үзәк китапханәсендә татар әдәбияты декадасы уза. 21 апрельдә биредә китапханәләр төне булды.

Чарага китапханәнең бишенче филиалы кунакка килгән иде. Аларның эшләренең төп юнәлеше - туган якны өйрәнү, шуңа күрә 2016 елның 13 октябрендә китапханәдә мини музей оештырганнар. Музейдагы экспозицияләрнең бер өлешеннән "Ачыйк тарих битләрен" дигән күргәзмә ясаганнар. Мондагы элек көнкүрештә кулланылган әйберләр ТР Алабуга һәм актаныш районнары авылларыннан җыелган. 80 еллык тарихы булган кул тегермәне килгән кешедә кызыксыну уятмый калмый икән. Аннан тыш күргәзмәдә керосин лампасы, күмер үтүге, теге станогы предметлары, күн чүәкләр, "Ух Алла" арбасы тәгәрмәче бар иде.

Ә үзәк китапханәнең татар бүлеге хезмәткәрләре "Тәмле уку: табынга рәхим итегез" дип исемләнгән күргәзмә әзерләгәннәр. Аның бер өлешендә аш-су серләренә төшендерүче китап-журналлар булса, икенче өлеше - татар халкының камыр ашлары тулы өстәл. Чәй табыны артында узган чарабызның кунаклары - Алабуга медицина көллиятендь укучы кызлар.

- Татар халкы элек-электән аш-суга оста булган һәм аш-су әзерләргә бик нык әһәмият биргән. Өй токмачыннан пешерелгән ашны яратып ашаганнар бигрәк, аннары безнең халыкның милли ашы - ит бәлеше популяр булган. Шулай ук иң-иңнәр рәтендә өчпочмак саналган. Бүген күргәзмәгә дип үзем дә иртән торып өчпочмак пешердем, - ди китапханәче Раушания Вәлиева.

Татар халык милли ашларын әзерләгәндә бәрәңге, ит, суган еш кулланыла. Мәсәлән, бәлеш, өчпочмак, мантыйны гына алыйк, ләкин аларның тәмнәре һәрберсенеке үзенчә, һәркайсы үзенчә тәмле.

Аның сүзләреннән соң өстәл өстендәге кызырып пешкән, "мине ал" дип торган өчпочмакларга игътибар итмәү мөмкин түгел. Ә өчпочмак тирәли татар милли ашлары - өй ипие, чәк-чәк, гөбәдия, кош теле, тезелеп киткән.

- Татар халкының яраткан эчемлеге - чәй булган, бу хәзер дә шулай. Чәй янына коймак һәм кабартма әзерли торган булганнар, - дип дәвам итте Раушания Вәлиева. - Бүген без көн саен пешереп ашый торган пилмәнне элегрәк туйларда, зур бәйрәмнәр дә генә пешерә торган булганнар, "кияү пилмәне" шуннан калган.

Безнең халык элек-электән кунакчыл халык булган. Безне, килгән кунакларны чәй белән сыйлаулары да татар халкының шушы күркәм сыйфаты белән бәйле.

Күргәзмәнең бер өлешен татар халкы милли ашларының атасы - Юныс Әхмәтҗановның китаплары алып торды. Быел Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел. Юныс Әхмәтҗанов кечкенә чактан ук әнисе пешергән һәрбер ризыкның рецептын язып ала торган була, әниләре пешерергә бик оста булган. 1942 елда Казан кулинария училищесын тәмамлап, һөнәри эшен башлап җибәргән. 1957 елда мастер-пешекче дәрәҗәсенә ирешә. Мәскәүдә СССРның халык хуҗалыгы күргәзмәсендә татар милли ашларын тәкъдим итеп зур дәрәрҗәгә ирешә, аңа алтын медаль тапшырылган. 58 яшендә йөрәк өянәгеннән үлеп киткән. Ул үзеннән соң бик күп аш-су китаплары һәм аның тәкъдиме белән барлыкка килгән Татар милли ашлар йорты калдырган, ул Казан шәһәрендә бүген дә эшләп килә. Үзе исән вакытта ул анда шеф-повар булган. Юныс Әхмәтҗановның беренче китабы - әнисеннән язып алган 220 рецепт тупланган китап. Калган китапларында аның авылдан авылга йөреп, язып алган һәм үзе уйлап чыгарган яңа рецептлар.

- Татар милли ашларын пешерергә бик яратам. Күбесенчә өчпочмак, гөбәдия, бәлеш, кош теле. Боларның барысын да пешерергә миңа әнием өйрәтте. Өчпочмак пешергәндә камырына майонез салам, алай ул йомшак була, ә эчлегенә пешәр алдыннан шулпа салсаң, тәмлерәк була. Әнием пешергән өчпочмаклар - иң яраткан ризыгым, - ди Алабуга медицина көллиятенең 3 курс студенткасы Алсинә Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев