Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәнегезгә шифа булсын, дияргәме...

Шәһәр киңәшмәләренең берсендә Тынычлык проспектының 69 нчы йортында яшәүче фатир хуҗаларының берсе ярдәмче бүлмәне сауна итеп үзгәртүе хакында хәбәр ителгән иде.

Әлеге хәбәрдән соң бу йортта Торак комиссиясе һәм башкарма комитет әгъзалары булып вәзгыятьне өйрәнеп кайтты.

Чыннан да, ярдәмче бүлмә электр миче (камин) урнаштырылып сауна итеп үзгәртелгән. Әйтергә кирәк, фатир хуҗалары чакырылмаган кунакларны кочак җәеп каршыламады. Алар РФ Конституциясе күчерелмәсен борын төбендә селкеп, "Успех" һәм "Прикамье" ТСЖ рәисләре С.Цимбалистенко белән И.Кульченконы бусагадан да уздырмады.

Мондый каршылыклар башланганчы ягъни сентябрь аенда ук моннан астагы фатирларны су баса. Законсыз рәвештә үзгәртеп кору факты буенча эш ачыла, башкарма комитетта беркетмә-карар барлыкка килә. Аның нигезендә сауна яңадан ярдәмче бүлмә буларак үзгәртелергә тиеш дип билгеләнә. Моннан тыш, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В. Фролов җитәкчелегендәге комиссиянең тиешле карар чыгаруы да көтелә. Ни генә булмасын, Торак инспекциясенең баш белгеч-эксперты Т.Кузнецова фатир хуҗаларының административ хокук бозулары хакында әйтә.

Фатир хуҗалары үз сауналарын законлаштырырга тели һәм яңа проект төзеп, аны 3 декабрьгә башкарма комитетка китерергә тиеш була.

Ведомствоара комиссия сәркатибе Лариса Максимова әйтүенчә, аларның әле килеп күренгәннәре, документ тапшырганнары юк. Әгәр милекче актта күрсәтелгән вакытка бу эшләрне башкара алмый икән, ул очракта аңа карата штраф санкцияләре кулланыла.

Әлбәттә, сауна эшләү-урнаштыру электр челтәрләре белән дә килештерелергә тиеш.

ТСЖ җитәкчесе әйтүенчә, полиция хезмәткәре озатуында контроль күрсәткечләр алу өчен килгән "Энергия" ҖЧҖ хезмәткәрен дә, башкаларны да хуҗалар фатирга кертмәгән. Энергетиклар әйтүенчә, әлеге милекчеләрнең энергия куәтләрен арттыруга бернинди рөхсәт документы юк, моннан тыш ул йортта янгын чыгу куркынычын арттыра, чөнки "Татэнергосбыт" тарафыннан кулланучыларның электр челтәрләренә кушыла торган приборларының рөхсәт ителгән максималь егәрлеге бу йортта 52,8 кВт тәшкил итә, димәк һәр фатирга 3,5 кВт туры килә дигән сүз. Ә саунадагы мич электр ярдәмендә эшли, шунлыктан бу йортта энергия егәрлеге артып китә. Шунысын да әйтергә кирәк, безнең йортлар мондый үзгәртеп коруларга бөтенләй исәпләнмәгән.

Гомумяшәү таләпләрен санга сукмаган хуҗаларга карата чара күрү максатыннан, ТСЖ җитәкчесе прокуратурага хат әзерли, чөнки аның башка чарасы юк.

Александра ДМИТРИЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев