Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Тонировка” яратучылар колагына

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр бүлеге Дәүләт автоинспекциясе нормативка туры килмәгән яктылык үткәрә торган тәрәзәле транспорт чаралары белән идарә итү фактлары ачыклану буенча системалы эш алып бара.

2017 елда 6 меңгә якын шундый тәртип бозу күзәтелгән, шуларның 240ы Алабуга районы буенча, июнь аеның биш көнендә генә дә инде 9 кеше исәпләнә.

1 июньнән 9ына кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре нормативка туры килмәгән яктылык үткәрә торган тәрәзәле транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле тәртип бозуларны ачыклау өчен рейдлар үткәрә.

Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе Кодексының 12.5 маддәсенең 3.1 бүлеге буенча Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренең хокук куллану практикасы анализы агымдагы елда юл йөрү кадыйдәләрен бозуның зур булмаган үсешен күрсәтә. Алар техник регламентның таләпләренә туры килмәгән яктылык үткәрә торган тәрәзәле транспортта йөрү белән бәйле. Транспорт чарасының җилдән саклый торган һәм алгы ян тәрәзәләренең яктылык үткәрүе 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Бу норматив үтәлмәгән транспорт чарасында йөрү тыела. Мондый транспорт чаралары белән идарә итү юл хәрәкәтен куркыныч астына куеп кына калмый, ә тәртип бозучыга куркынычсызлык каешларын куллануны, руль артында телефоннан сөйләшүне, тыелган әйберләрне алып баруны яшерергә булыша.

Юл-транспорт һаләкәтләреннән гражданнарның куркынычсызлыгын күтәрү буенча Россия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы тарафыннан каралган саклык чараларына карамастан, 2016 елда нинди дә булса техник төзексезлеге булган транспорт чаралары катнашында юл-транспорт һаләкәтләре ике тапкырдан артык. 5 мең 400 мондый төр һаләкәтләрдә бер мең кеше һәлак булган һәм сигез мең кеше яраланган. Шундый юл-транспорт һаләкәтләренең һәр унынчысында автомобильләрдә тәрәзәләрнең нормативка туры килмәгән яктылык үткәрә торган коэффициентлы булуы ачыкланган.

Автомобиль тәрәзәләренең яктылык үткәрүенә карата булган таләпләрне бозган өчен 500 сум күләмендә административ штраф каралган. Моннан тыш, тәртип бозуны ачыклаган Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре машина йөртүчегә караңгыланган тәрәзәле транспорт чарасында йөрергә ярамаганлык һәм аларны нормативка китерергә кирәклек турында кисәтү ясый. Административ тәртип бозу яңадан күзәтелгән очракта, ЮХИДИ хезмәткәре әлеге кешегә карата эш ача һәм моның өчен 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр административ штраф яисә 15 тәүлеккә административ арест каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев