Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Торак мәсьәләсе: аны хәл итү буларак социаль ипотека

13 ел элек алабугалы Розалия Нуретдинова үз фатирына ия булган. Ул безгә кызын берүзе тәрбияләп тә, ни рәвешле үз торагына күчә алганлыгы турында сөйләде.

Җиденче катта уңайлы һәм якты ике бүлмәле фатир – Розалия Нуретдинова хәзер әнә шундый шартларда яши, әмма берничә ел элек аның торак шартлары бөтенләй башка булган.

– Мин кызымны берүзем үстерә идем, Тынычлык проспектындагы 14 санлы йортта – тулай торакта яшәдем. Бүлмә зур түгел, якынча 12 квадрат метр бар идеме икән, төгәл хәтерләмим. Ул вакытта минем Мәгариф идарәсендә милли мәгариф буенча инспектор булып эшләгән чагым иде, ә аннары мин администрациягә күчтем, анда милләтара мөнәсәбәтләр бүлегендә белгеч булып эшләдем. Нәкъ менә шунда мин хәзерге вакытта районыбызда социаль ипотека программасына кураторлык итүче Нэля Волкова белән таныштым да инде, − дип искә ала ул.

Бервакыт Нелли Владимир кызы хезмәттәшләре янына килеп, социаль ипотека программасы турында сөйли һәм анда катнашырга тәкъдим итә, чөнки хезмәткәрләрнең күбесе торакны йә арендалап тора, йә тулай торакта яшәгән була.

Башта куркып калдым. Үзем генә яшим, хезмәт хакы да аз, түли алмам, дигән идем. Тик шулай да, бер көнне Нэля Владимировна янына килеп, шартлар турында сораштым һәм тәвәккәлләргә булдым. Хезмәттәшләрем әле минем ялгыз килеш ипотека алырга җыенуыма гаҗәпләнгәннәр иде. Ә мин барлык документларны җыеп тапшырганнан соң, үзләре дә сынап карарга булды, − дип сөйли Розалия Нуретдинова.

2006 елда хатын-кыз, барлык кирәкле документларны җыеп, ул вакытта бер мең сум тәшкил иткән беренчел взнос кертә. Аннан соң ай саен түләүләрне башкара һәм фатирлар алуга конкурс уздырылганын көтә башлый. Кирәкле мәгълүматны ул ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды сайтында карап бара. Һәм менә, бер елдан соң, 2007 елда ул үз фатирын ота.

Нэля Владимировна миңа социаль ипотека буенча йортның 4нче микрорайонда төзелүен әйткән иде. Шәһәрнең ул районында яшисем килмәсә дә, үз фатирымда яшәү теләге көчлерәк булды. Мин хәтта берничә тапкыр килеп, безнең йортны төзү процессын күзәтеп тордым, − дип уртаклаша Розалия ханым.

Узган ел Розалия Нуретдинова ипотеканы инде япкан да, һәм хәзер үз фатирының тулы хокуклы хуҗасы булып тора.

13 ел ипотекага түләдем, әмма мин үземнеке булачак торакка акча салдым. Кешеләр социаль ипотекадан курыкмасын, дип әйтәсем килә. Нэля Владимир кызы Волковага һәм Фәрит Мөдәрис улы Хәнифовка бу программадан файдаланырга киңәш итүләре өчен бик рәхмәтлемен, – ди ул.

Шул ук программа буенча Наталья Родионова да өч бүлмәле фатир хуҗасы булган. Моңа кадәр аның гаиләсе бер бүлмәле фатирда яшәгән.

− Ул чакта бу программа эшли башлады гына һәм Дәүләт торак фонды тарафыннан тәкъдим ителгән шундый яхшы шартлар һәм процентлар булуына ышанып та җиткермәдек, чөнки банкларда алар шактый югарырак иде. Хәзер үзебезнең зур фатирыбыз булуына бик шатбыз. Өстәвенә, быел оныгыбыз туды һәм без түләргә тиешле суммадан 200 мең сум чигерелде. Аның да бу фатирда үз өлеше булачак, – дип уртаклашты хатын-кыз.

Социаль ипотека программасы бүген дә эшли. Анда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм программаны өлешчә финанслаучы предприятиеләр хезмәткәрләре катнаша ала. Бу мәсьәлә буенча барлык кызыксындырган мәгълүматны район башкарма комитетының Торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлегендә белергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, тиздән Алабугада Болгар урамы буенча яңа йорт тапшырылачак.

Фатирларның күп өлешен социаль ипотека программасында катнашучылар алачак, торак мәйданын бүлү инде башкарылган. Хәзер әлеге йортта яшәячәк кешеләр төзелешнең тәмамлануын гына көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев