Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Торак проблемасы хәл ителде

Күп балалы Овчинниковлар гаиләсе Яңа елга зур бүләк алды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриевка кабул итүгә килгәч, гаиләне иң борчыганы – фатир мәсьәләсе хәл ителде.

Людмила Овчинникова сүзләренә караганда, ул – биш бала әнисе, аларның иң кечкенәсенә нибары өч яшь. Берничә ел элек, гаиләдә әле ике бала гына булганда, Овчинниковлар “социаль ипотека” программасы буенча фатир сатып алган.

– Ул вакытта без күп акча түләнә торган эштә эшли идек һәм түләүләр белән кыенлыклар булмады. Тик зарарлы производствода эшләгәнгә күрә, сәламәтлегемне югалттым һәм инвалидлык алдым. Өстәвенә, бу вакыт эчендә тагын балаларыбыз туды. Нәтиҗәдә, без ипотека өчен түли алмадык. Банк безне судка бирде һәм фатирны тартып алды. Безне суд буенча пропискадан төшерделәр, һәм 2018 елның июлендә безгә фатирны бушатырга туры килде.

Шуннан соң Овчинниковлар гаиләсе өчен газап чигүләр башланган. Алар арендага алынган фатирга күчәргә мәҗбүр була, ә аның өчен ай саен шактый “түгәрәк” сумма түләргә кирәк. Овчинниковлар мондый шартта ел ярым яши инде, гаиләдә әти белән өлкән улы гына эшли, шуңа акчаны саклап кына тоталар. Өстәвенә, аларның рәсми теркәүләре юк, ә прописка булмагач, документлар белән кыенлыклар килеп чыга, – дип сөйләде күп балалы ана.

– Без төрле инстанцияләргә, хәтта бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә дә мөрәҗәгать иттек. Барысы да файдасыз иде. Өметемне өзеп, мин район башкарма комитеты җитәкчесенә кабул итүгә килдем. Мәсьәлә биш минут эчендә хәл ителде.

Кабул итүдә Рөстәм Нуриев җаваплы кешеләргә вариссыз калган мөлкәт фондыннан фатир табарга күрсәтмә бирде (билгеле бер шартлар аркасында, мәрхүмнең варислары дәгъва итә алмый торган милек категориясе. Мәрхүмнең мал-мөлкәтен дәүләт файдасына күчерү факты – Автор иск.). Мондый фатир чыннан да табылган.

Район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы Рөстәм Минебаев аңлатып узганча, Овчинниковлар гаиләсе өчен сайланган ике бүлмәле фатир яхшы хәлдә. Элек анда олы яшьтәге баласыз гаилә яшәгән, ә хәзер ул муниципаль милектә. Рөстәм Минебаев сүзләренә караганда, Овчинниковлар гаиләсенә ул найм килешүе буенча вакытлыча теркәлү белән хосусыйлаштыру хокукыннан башка биреләчәк. Килешү вакыты билгеләнми, димәк, гаилә әлеге фатирда кирәк кадәр яши алачак. Өстәвенә, гаилә коммуналь хезмәтләр өчен генә түләячәк.

– Вариссыз калган мөлкәт фондыннан фатирлар вакытлыча мохтаҗ булганнар категорияләренә бирелә. Мәсәлән, алар хезмәт торагы яки янгын сүндерүчеләр өчен каралган. Бүгенге көндә барлык документлар да җыелган.

Рөстәм Минебаев сөйләвенчә, киләсе этап – торак комиссиясе утырышы, карар әзерләү һәм, ниһаять, Овчинниковлар гаиләсенә найм килешүе буенча фатир тапшыру. Бу күп вакытны алмаячак, шуңа күрә күп балалы гаилә биредә яшәү хокукыннан яңа елга кадәр үк файдалана алачак, дип ышандырды безне торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев