Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Торт көне: ә сез нәрсә яратасыз?

Алабугалылар үткән атнада Халыкара торт көненә багышланган “тәмле” бәйрәмнәрнең берсен – “Татлы җәй”не билгеләп үттеләр. Чара “Алабуга шәһәренең мәдәни мохите” проекты кысаларында “Гуляй-парк”та үтте.

 

Балалар һәм өлкәннәр бәйрәм башланганчы ук килеп, чараны түземсезлек белән көттеләр. Һавада татлы мамыкның, попкорнның, имбир прәннекләренең һәм пирожныйларның тәмле исе аңкып торды.

Бәйрәмдә, тазарып китүдән бик курыккан, көйсез королева кунак булды. Аның холкын бераз йомшарту өчен, балаларга аның бөтен биремнәрен үтәргә туры килде. Малайлар һәм кызлар биеделәр, кыршау аша уздылар, флешмобта катнаштылар.

Биремнәрнең берсе – үзләренең яраткан тәм-томнарын акбур белән асфальтта сурәтләү булды. Санаулы минутларда импровизацияләнгән сәхнә каршындагы бөтен мәйданны тортлар, кәнфит, туңдырма бизәде. 11 яшьлек Богдан Касеевның иң яраткан ризыгы – шоколад торты.

− Аны еш кына әнием пешерә. Бик тәмле килеп чыга, – ди малай.

Шулай ук барлык катнашучыларның Надежда Хидирян җитәкчелегендә прәнникләрне йомырка аксымы һәм шикәр пудрасыннан ясалган глазурь белән каплау осталык дәресендә катнашу мөмкинлеге бар иде.

− Прәннекләрем баллы, аңа төрле тәмләткечләр өстим: дарчин, имбир, кардамон, фенхель һәм хуш исле кара борыч. Башта 150 прәннек әзерләдем, тик алар ярты сәгатьтә ашалып бетте, миңа гадәти печенье сатып алырга туры килде, – ди Надежда.

Прәннекләрнең тиз бетүенә карамастан, берәү дә үпкәләмәде. Печеньеларда да шулай ук куяннар, аюлар һәм чәчәкләр пәйда булды. Әйтик, Устинья Бабинец үз прәннегендә бантиклы мәче баласын сурәтләгән иде.

− Мин мондый мастер-класста беренче тапкыр катнаштым, кызыклы булды. Хәзер үзем ясаган прәннекнең тәмен татып карыйсы килә,ди кыз.

Чара ахырында барлык катнашучылар өчен татлы сый пирожныйлар, ә абыйлы-энеле Дьяконовларга бу көнне аерым бүләк − торт тапшырылды.

Бәйрәм кунаклары билгеләп үткәнчә, пирожныйлар бик тәмле, ә чара күңелле һәм дәртле булды.

− Безгә барлык биремнәрне дә үтәү бик ошады, бигрәк тә − биергә, – диделәр туңдырма яратучыабыйлы-энеле Тимур һәм Артур Задиннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев