Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төп җиңү – гаиләсе

Гүзәл Бакирова - искиткеч хатын, өч бала анасы. Ул "Жемчужина Татарстана" ("Татарстан энжесе") республика конкурсында Алабуга данын яклаячак.

Бу гади бәйге генә түгел, анда мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне тулы тормыш белән яшәргә чакыручы инвалид хатын-кызлар катнаша. Конкурс андый кешеләргә карата җәмгыять тарафыннан тигез караш булдыруда ярдәм итә.
Мондый конкурс республикада өченче ел рәттән оештырыла. Гүзәл - Алабугадан беренче катнашучы.
− Ул актив тормыш позициясе белән яши. Бала вакыттан церебраль паралич диагнозы алган Гүзәл өчен өч бала тудыру - батырлык ул. Ул бит әле инвалид әниләр өчен "Балачак дөньясы" бүлмәсенең җитәкчесе дә, − ди аңа бәйгегә әзерләнергә булышучы Диләрә Мироваева.
Гүзәлгә ярдәмгә Диләрә генә түгел, Мәгариф идарәсе дә, мәдәният сарае, һөнәри фотографлар һәм визажистлар алынды. Аның иң зур терәге, билгеле - тормыш иптәше, балалары һәм әнисе, алар һәрвакыт янәшә.
− Без 2009 елда реабилитация үзәгендә таныштык, ул вакытта мин энемне дәваларга йөртә идем, − дип сөйли Гүзәлнең ире Илдар Бакиров.
Әмма, алар бер күрүдә гашыйк булмаганнар.
− Мин үзем аның янына беренче булып танышырга килдем һәм урамда йөрергә чакырдым. Әнә шулай танышып киттек, − ди Гүзәл.
Әйткәнебезчә, Бакировлар өч бала үстерә.
− Без баштан ук гаиләнең зур булуын теләдек, үзем шундый гаиләдән. Ничек ниятләсәк, шулай килеп чыкты, ике кыз һәм бер малай туды: Энже, Самина һәм Азат. Кызларыбызның зурысы рәсем ясарга ярата, уртанчысы әнисе шикелле, бик актив. Бәләкәй Азаматка 1 яшь, чын егет булып үсә, бүгеннәне үк холкын күрсәтә, − дип фикерләрен уртаклаша гаилә башлыгы.
Конкурс Казанда 9 декабрьдә үтәчәк. Хәзерге вакытта Бакировлар гаиләсе бөтен көчен биреп шуңа әзерләнә.
− Анда катнашучыларның һәрберсе җиңүгә лаек, дип ышанам. Спортчылар әйтмешли, иң мөһиме − катнашу. Мин болай да җиңүче: мин − әни, яратучы һәм яраткан хатын, − ди Гүзәл Бакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев