Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР Дәүләт Советы депутаты Алабуга медикларына мандариннар бүләк итте

Мондый бүләкнең инициаторы ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Людмила Рыбакова булды.

Бүген Алабуга район үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә медицина хезмәткәрләренә көтелмәгән сюрприз — мандариннар салынган өч тартма бүләк иттеләр. Мондый бүләкнең инициаторы ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Людмила Рыбакова булды.

— Бу авыр вакытта сезнең хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсем килә, — дип мөрәҗәгать итте табибларга Людмила Рыбакова. — Сезгә рухи ярдәм буларак, мандарин сатып алырга һәм аларны кабул итү бүлегенә, ковид госпиталенә һәм «ашыгыч ярдәм» бригадасына алып килергә булдым.

Көн саен сәламәтлек саклау сводкаларында коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту турында хәбәр ителә, ә хәзер «Омикрон» дигән яңа штам килеп чыкты. Хастаханә пациентлары турында кайгырту тәүлек әйләнәсендә кешеләр тормышы өчен көрәшүче медиклар җилкәсенә төшә.

— Медицина хезмәткәрләренә аларның авыр көндәлек хезмәтләре өчен барлык депутатлар корпусыннан рәхмәт белдерәм. Алабуганың ковид госпиталендә, кызганычка, бер атна элек чирләүчеләр күбәйгән. «Ашыгыч ярдәм» бригадалары да чакыруларга ешрак чыга башлады. Шуңа күрә медицина хезмәткәрләренә ярдәм итеп, аларга мандарин рәвешендә могҗиза алып киләсе килде, чөнки бернигә дә карамастан, тормыш дәвам итә, — дип өстәде Людмила Рыбакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев