Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ТР юстиция министры Алабугада 1нче чиксез мөмкинлекләр Фестивалендә булды

Чара «Астра» тернәкләндерү үзәгендә узды.

«Астра» тернәкләндерү үзәгендә 1нче чиксез мөмкинлекләр Фестивале булды. Анда реабилитация узучы сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар тамашачылар өчен барлык сәләтләрен күрсәтә алырлык чара әзерләделәр. Алар биеделәр, шигырьләр укыдылар, җырладылар.

«Астра» үзәге директоры Галина Калашникова ассызыклаганча, аларга бик сәләтле балалар йөри. Алар — күпсанлы конкурсларда катнаша һәм танылган артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясаучы чын йолдызчыклар.

Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов, шәһәр Советы депутаты Людмила Мусаева, «Астра» тернәкләндерү үзәгенең Күзәтү советы рәисе Рөстәм Латыйпов бар иде.

− Мин бу балалар белән, алар белән шөгыльләнү өчен көч һәм мөмкинлек тапкан әти-әниләренә сокланам һәм горурланам. Чынлыкта, балалар арасында бернинди дә аерма юк, алар барысы да сәләтле һәм матур, — диде Рөстәм Заһидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев