Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Туган телебезнең дәрәҗәсен һәм кыйммәтен бервакытта да югалтмыйк!»

Казанда Маузир Гыйниятуллин истәлегенә һәм татар теленә багышланган “И, туган тел” дип аталган чара узды. Төп бүләкне (Гран-при) алабугалы Айгөл Закирова һәм аның 4 яшьлек улы Ренар алды.

Айгөл Закирова мине саф татарча сөйләшүе белән җәлеп итте. Һәр җөмләсен йотлыгып тыңладым мин аның. Айгөл белән әңгәмәбез дә үзе кебек үк ихлас, күңелгә ятышлы булды.
— Хәзерге вакытта бала белән декрет ялында. «Ничек шәһәрдә яшәп, шулай матур сөйләшә аласыз» — дип сорарсыз. Җавабым гади — мин татар булуым белән горурланып яшим. Алабугада үстем, татар балалар бакчасына йөрдем, 2нче татар гимназиясендә белем алдым, аннары татар теле һәм инглиз теле белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогия университетына кердем. Күрәсез, минем бөтен тормышым татар теле белән бәйләнгән. Ана теленең нигезе гаиләдә салынырга тиеш. Гаиләбездә татарча сөйләшү — кагыйдә. Үзем шулай тәрбияләндем һәм хәзер, үзем дә әни булгач, моның мәгънәсенә тирәнрәк төшендем. Балаларымны да шушы принцип буенча тәрбияләргә тырышам. Әнием өйдә һәрвакыт халык җырларын җырлый иде, без шуларны тыңлап, аларның матурлыгына һәм аһәңлегенә сокланып үстек. Үсә төшкәч, әти һәрвакыт: «Тапкан парыгыз татар булсын», — диде.
Айгөл кечкенәдән үк шигырьләр сөйләргә яраткан, һәрдаим төрле бәйгеләрдә катнашкан. Бүгенге көндә дә әлеге юнәлештә эшләвен дәвам итә. Аның «Инстаграм» социаль челтәрендә үз блогы бар, ул анда матур итеп шигырьләр укый. Улы да әнисе үрнәгендә төрле конкурсларда катнаша һәм еш кына беренче урыннар ала икән. 
— Дус кызым бу бәйге турында әйткәч, мин озак уйладым. Сәхнәдә чыгыш ясамаганга күпме еллар үткән иде бит. «Айгөл, укыган шигыреңнең видеосын җибәр әле, син бит булдырасың!» дип әйткәч, тәвәккәлләргә булдым. Улыбыз белән икебезнең дә шигырьләрне җибәрдем. Шулай бервакыт «Сез финалга үттегез, Казанда көтәбез» дигән хәбәр алдым.
Бәйгедә Чаллы, Алабуга һәм Казаннан 15 кеше катнашкан. Аларны Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Тинчурин театры актрисасы Резеда Сәләхова кебек жюри әгъзалары бәяләгән. Чараны танылган җәмәгать эшлеклесе Маузир Гыйниятуллинның кызы Гөлнара Йосыпова оештырган. Конкурс даими рәвештә, ел саен узар дип көтелә. Айгөл Закирова әлеге бәйгегә зур өметләр баглый. Аның әйтүенчә, саф татар телендә үткәрелгән шундый бәйгеләр татар телебезне үстерергә ярдәм итә.
— Үз телебезне саклар өчен безгә күп көч куярга кирәк. Һәр татар гаиләсе үз балаларына телебезнең матурлыгын аңлатса, алар белән татарча сөйләшсә, аны саклап калуга күпмедер дәрәҗәдә үз өлешен кертер иде. Туган телебезнең дәрәҗәсен һәм кыйммәтен бервакытта да югалтмыйк! «Телен оныткан — илен саткан» дигән мәкаль белән килешәм. Балаларыбыз үз туган телләрен онытмаска тиеш. Мин үземнең җырлы-моңлы туган телемә, горур милләтемә мөкиббән.
Татар теленә булган мәхәббәте, аңа ихтирам хисе, балаларын да үз үрнәгендә тәрбияләү теләге — зур мактауга лаеклы күренеш.
Фото: Айгөл Закированың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев