Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тугыз дистә тутыргач та, көр күңелле

Бөек Ватан сугышы ветераны Галина Маркевич өчен бу атна күңелле вакыйгадан башланды, аңа 90 яшь тулды.

Галина Дмитрий кызының көче ташып тора, шуңа күрә аның туксан яшен тутыруына ышанырлык та түгел! Ул көн саен җәяү йөрергә чыга, гантельләр белән турникны да онытмый, шәһәрдә, илдә һәм дөньяда ниләр бар – барысы белән дә кызыксынып тора.

Галина Дмитриевна үзен котларга килгән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Кирилл Мокшинны да күтәренке рухта, киенеп-ясанып, елмаюлы йөзе белән, туганнары янәшәсендә каршылады.

Кирилл Владимир улы аңа ныклы сәламәтлек, иминлек теләде һәм аларның буынына батырлык һәм ныклык өчен рәхмәт сүзләре белдерде. Түгәрәк бәйрәм көне уңаеннан, Галина Маркевичка чәчәкләр бәйләме, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан һәм Россия Президенты Владимир Путиннан котлау тапшырып, бүләк бирделәр.

Галина Дмитриевна Тамбов өлкәсенең Поздырево авылында туган, җиде еллык белем алган. Алабугага аларның гаиләсе 1941 елда күченеп килгән. Биредә, сугыш еллары тәмамланганчы, Галина Маркевич район элемтә бүлегенең заказлар кабул итүчесе булып эшләгән.

Бөек Ватан сугышы беткәннән соң, Галина Дмитрий кызы хезмәт юлын җитештерү комбинатында дәвам итә, көнкүреш комбинатында чәчтарашханә залының мөдире була. Аннан соң ул хисапчылар курсларында укый һәм тәэмин итү бүлегенә эшкә урнаша, шуннан инде лаеклы ялга да чыга. Галина Маркевичның хезмәт стажы 42 ел тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев