Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туку фабрикасы турында сүз

Хәзерге вакытта күпләр элек эшләгән предприятиеләр тупында хәтерләми яисә белми – тук фабрикасы, арматура заводы, тегү фабрикасы, алар барысы да шәһәр үсешенә мөһим өлеш кертте, аның сәнәгатен һәм икътисадын үстерде.

Бөек Ватан сугышы елларында эшче куллар белән армия өчен кирәк нәрсә булдырылды. Әлеге оешмаларда эшләгән ветераннар аз калды инде. Шулай да Җиңү көне безнең өчен изге, һәм, исән чагында, без аны хәтерлибез.

Туку фабрикасында эшләгән кеше буларак, мин кайбер тарихи мизгелләргә тукталам. Фабрика да “сугыш чоры баласы”, чөнки авыр сугыш елларында барлыкка килде. СССР Халык комиссариаты әмере буенча Вышний Волчок шәһәреннән Алабугага җиһазлар күчерелде. Ике йөз вагон тулы җиһазны ничек алып килгәннәр, янәшәдә тимер юллар да ю – анысы икенче мәсьәлә. Әйе, ул чагында төзелеш җитәкчесе алдында бары сораулар гына, җавапларын табасы, кыенлыкларны – чишәсе. Үзгәртеп җиһазларга һәм бүлмәләрне җайлаштырырга чимал юк, электр уты юк, кадрлар һәм башка күп нәрсә юк.

Шулай булса да, хәрби чорның боерыкларында кешеләрне кайгырту ярылып ята: эш урыннарында чисталыкны сакларга, цехлардагы эшчеләрне кайнаган су белән тәэмин итеп торырга, ике мәртәбә бушлай ашату оештырырга. Продуктларны үзебезнең җир кишәрлегеннән алалар иде (фабрикага аны башкарма комитет бүлеп бирде) – аннан ашханәгә дип яшелчә һәм бәрәңге уңышы алына иде. Балыкчылар бригадасы оештырылды, ул ашханәне балык белән тәэмин итеп тора.

Шулкадәр гомер узганнан соң, хәзер гаҗәп, ничек шулай фабрика корылган, ул бит 1943 елда ук тукыма чыгара башлады, армиягә бик тә кирәкле иде тукыма. Бер үк вакытта җиһазлар урнаштырыла барды, параллель рәвештә  электр станциясе төзелде. Эшчеләр беренче тапкыр “ак алтын”ны – мамыкны күрделәр, һәм аны эшкәртергә өйрәнеп кенә калмадылар, ә үз эшләренең осталарына әйләнделәр. Эшче кадрларны ФЗУ (фабрика-завод укытуы) аркылы әзерләделәр, күрше авыллардан кызларны җыялар иде. Тора-бара шул кызлар биредә эшләп, предприятиенең алтын фондына әверелде, Бөтенсоюз эшче осталык конкурсларында призлы урыннар алалар иде.

Әкренләп фабрика көч туплый башлады. Алабуга тукучыларының җиһазларны урнаштыру һәм үзләштерү буенча хезмәте (аны көйләве бик катлаулы) 1944 елда хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнде. Эшчеләрнең һәм инженер-техник хезмәткәрләрнең зур төркеме орден һәм медальләр белән бүләкләнде.

Бөек Ватан сугышыннан соң, 1947 елда дәүләт планы куелды, ул уңышлы үтәлде дә. Алтмышынчы елларда җиһазларның яртысыннан артыграгын җитештерүчәнрәкләренә алмаштырдылар. Механик станоклар урынына автомат станоклар урнаштырылды, җыелган эрләү машиналары – 14 метрлы гүзәлләр технологик чылбырдан ике күчешне кыскартырга мөмкинлек бирде,  аларга хезмәт күрсәтүе дә элеккеләренә караганда җиңелрәк булды. Чагыштыру өчен: ул вакытта андый машиналар Барнаул комбинатында һәм  Эстониядә генә бар иде, ягъни безнең фабрика яңалык кертү һәм яңа ысуллар белән эшләү буенча заман белән бергә атлады. Бу хезмәт җитештерүчәнлеген  арттырырга, продукциянең үзкыйммәтен киметергә һәм сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирде. Ул чакта оешма киҗе-мамык берләшмәсе дип атала башлаган иде, һәм аның теләсә кайсы бурычны хәл итәрлек нык предриятие буларак даны таралды.

Җитештерү мәсьәләләрен чишү белән бергә, торак һәм иҗттимагый-көнкүреш корылмалары төзелеше алып барылды. Төзү техникасы юк иде,  бар эшне дә кулдан башкардылар, 4500 квадрат метр торак йорт тапшырылды. Шәһәрдә беренче тапкыр бөтен уңайлыклары булган торак салындыүзәк җылыту һәм су белән тәэмин итүнең уңайлылыгын беренче булып татыды. Фабрикада инде бөтен гаиләләре белән эшли торган хезмәт династияләре барлыкка килде, анда эшләү абруйлы саналды. Биредә хезмәт һәм көнкүреш шартларын яхшырту өчен күп нәрсә эшләнде. Туку фабрикасы мәктәп-интернат, балалар бакчасы, 2нче мәктәп бинасын төзеп куйды, пионер лагерен булдырды, шефлык иткән колхозда клуб эшләде, мунча ясады. Фабрика белән ул елларда А.В.Чеснов җитәкчелек итте. Яхшы оештыручы, акыллы җитәкче буларак, аны даими рәвештә Алабуга райкомы, аннан соң Коммунистлар партиясенең шәһәр комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар иде, Татар өлкә партия конференцияләренә дә делегат итеп бер мәртәбә генә сайланмады. Кечкенә генә фабрика Чабаксардагы, Камышлыдагы, Барнаулдагы 20 меңле хезмәткәрле гигант туку комбинатлары арасында бер дә югалып калмады, һәрвакыт куелган бурычларны үтәп килде, тиешле дәрәҗәдә булды. Бу бурычларны исә бала чагы һәм яшьлек еллары авыр сугыш чорына һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән буын хәл итте, алар теләсә нинди кыенлыкны җиңәргә күнеккән, җаваплылар иде. Эшче намус һәм вөҗданалар өчен иң мөһиме.

Тиздән, 9 июньдә, Җиңел сәнәгать көне билгеләп үтелә. Бу көн әлеге өлкәдә эшләгән барлык хезмәткәрләргә аларның яшьлеген искә төшерсен, күңелләрен күтәрсен.

Хөрмәт белән Р.ПРИВАЛОВА

Мәгълүматны басмага Зөлфия ПРИМАКОВА әзерләде

Фото туку-эрләү фабрикасында эшләгән бер хезмәткәрнең гаилә альбомыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев