Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тупыл “карлары”

Тупыл "карлары"

Тупыл мамыклары оча,

Күбәләкләрдәй уйнап.

Ап-ак келәмнәр сузылган

Бакча сукмагы буйлап.

Йомшак келәмнәр өстеннән

Онык килә йөгереп.

Һаваларга күтәрелә

Мамыклар аннан өркеп.

Онык чаба артларыннан,

Тели тотып карарга.

Ахры, охшатты аларны

Кышын яуган карларга.

Бакчабызны акка күмеп,

Тупылдан "карлар" ява.

"Кар бураннары" тузгытып,

Оныгым уйнап чаба.

Кадрия НАИЛ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев