Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тузган торактан яңага күчтеләр

Дүшәмбедә элекке Комсомол паркында күптән көтелгән бәйрәм булды – анда алабугалылар яңа йортка күченде.

Музыка астында, шарлар белән билгеләп үтелгән тантанада, моңа кадәр җимерек йортларда яшәгән 20 алабугалы сөенечкә иреште.

Вакыйгада катнашучыларны район башлыгы һәм үз исеменнән район башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина сәламләде.

− Төзелеш ике программа: 2013 елда кабул ителгән муниципаль, һәм халыкны җимерек хәлдәге торактан күчерү буенча адреслы республика  программасы аркасында мөмкин булды.  Бүген 20 гаилә яңа фатир ачкычлары алачак, аларда җылы һәм уңайлы булсын.

Зөлфия Хафиз кызы раоныбызда торак салу дәвам итәчәк, дип өстәде, “Алабуга” МИЗы үсү белән бергә, халык саны да арта.

Яңа торак алучыларны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев та котлады:

− Бүген яңа йортка күчүче алабугалылар өчен шатмын. Быел без республикада барлыгы 2,4 миллион квадрат метр торак тапшырабыз, 1,9 миллионга инде тапшырылган.

Идарәче компания вәкиле Айрат Минһаҗевка йортның символик ачкычын тапшыру иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе булды. Шуннан соң мактаулы кунаклар йортны карап чыкты һәм 81 яшьлек хезмәт ветераны Анна Засекованы яңа торакка күченүе белән шәхси тәбрикләде. Ул бу фатирны “Гражданнарны җимерек торак фондыннан күчерү” муниципаль адреслы программа бәрабәренә алды.

Зөлфия Сөнгатуллина Анна Алексей кызына бүләк һәм чәчәкләр тапшырып, сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Чәй янында алар тормыш турында әңгәмә корды, пенсионер әби кунакларына оныклары һәм оныкларының балалары, түземсезлек белән шушы күченүне көтүе хакында сөйләде.

Бехтерев тыкрыгында ул моңа кадәр яшәгән йорт 1962 елда төзелгән булган. Агач йортта уңайлыклар булмаган – су колонкасы юл аркылы, мич белән җылытулы.

− 2002 елда йортны таушалган дип таныдылар. Өченче елны безгә: “Көтегез, яңаны сала башлыйбыз”, − диделәр. Килешү төзеп, фатир сайлаганчы, ике ел үтте. Әби зарыгып көтте, − дип сөйли Анна әбинең оныгы Елена Косырева.

Анна Алексей кызы иркен һәм якты фатирын ошатуын әйтә:

Мин шат, зур рәхмәт, әлегә җиһазым юк, әкренләп торырга күнегәм.

Яңа йортта 60 фатир, тузган торактан күчүчеләрдән тыш, биредә торакка грант алган медицина хезмәткәрләре һәм социаль ипотека программасында катнашучылар яшәячәк.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев