Тынгысыз йөрәк бүген дә сафта
Бүгенге язмабыз герое — гыйбрәтле язмыш иясе, безгә остаз, яшь буынга өлге булырдай кеше — Рәмзия Фәрхи кызы Кәримуллина (Сираева).
Укытучы һәм остаз елында Иске Юраш мәктәбе тарихында урын алган, яшь буынны тәрбияләүдә үзеннән мөмкин булганча өлеш керткән шәхесләр, остазлар турында сөйләүне дәвам итәбез. Бүгенге язмабыз герое — гыйбрәтле язмыш иясе, безгә остаз, яшь буынга өлге булырдай кеше — Рәмзия Фәрхи кызы Кәримуллина (Сираева). Балачактан укытучы булырга хыялланып та, бу хыялларын өлешчә генә тормышка ашыра алган шәхес. Кызганыч, әлбәттә...
Рәмзия Фәрхиевна 1953 елның 5 октябрендә Иске Юраш авылында Сәкинә һәм Фәрхетдин агай гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Октябрь ае гына булуга карамастан, бик салкын көн була бу. Хәтта кар ява.
Фәрхетдин абыйның колхоз рәисе булып эшләгән вакыты. Басуда бәрәңге алынып бетмәгән. Һава торышының шулай торуы колхоз рәисен борчуга сала. Хәтта шундый зур шатлык та тынычландыра алмый аны. Законнар кырыс чор. Бәхеткә, кар тиз генә эреп бетә, бәрәңге алу да төгәлләнә. Кеше тормышы да табигатьнең үзен кабатлый сыман: аның аяз матур көннәре дә, шул октябрь көннәре кебек ямьсез, карлы көннәре дә шактый.
Ә балачакта әле аның авырлыгын да, яңгырын да, буранын да сизмисең. Рәмзия кечкенәдән үк бик тере, актив, эш сөя торган кыз була. Җырлап-биеп, шигырьләр сөйләп үсә ул. Үзенә күрә кушаматы да тагыла. Берәүләр «чәтнәби» дип атасалар, икенчеләре «кычыткан чыпчыгы» диеп үрти.
Исеме җисеменә туры киләдерме, юктырмы, анысын әйтүе кыенрак. Әмма шунысы хак: Рәмзия бәләкәйдән үк, бөтен бала-чагаларны җыйнап, кышын фермада савымчылар йортында, җәйләрен капка төбендә концертлар оештыра торган була. Хәтта күршеләре Камил, Сабир абыйлар, аның соравы буенча, гармун тотып, ярдәмгә чыга. Яңа ел бәйрәмнәре дә оештыра ул. Бәйрәм уздыру өчен иң зур йорт — Бадыгин Сабир абыйлар йорты сайлана. Рөхсәт алына. Аннан инде чыршы кирәк. Кадыйр абый Сәлимов атын алып, Мәрьям белән икәүләп, Игенче урманыннан чыршы алып кайтулары бик хәтерендә калган аның.
Рәмзия җырга-моңга бигрәкләр дә оста. Шуңа күрә дә смотр концертлары аннан башка үтми. Ә инде анда бирелгән бүләк, грамоталар санап бетергесез.
Шулай итеп, мәктәптә укыган дәвердә һәрчак үзәктә кайный ул. Өлкәннәргә булышу дисеңме, көл, кәгазь, тимер-томыр җыюмы — барысын да оештыра. Зинаида Николаевна атлы сукыр карчыкка ел әйләнәсендә ярдәм күрсәтүләре нык хәтеренә сеңеп калган аның. Утыннарын кисеп, ярып өю, өй җыештыру, су ташу кебек эшләр һәрчак аларны көтеп торган. Өстәвенә сыйныфташлары белән әбине пилмәннәр белән дә сыйлап кайтып китә торган булганнар. Зөлфирә апа Гатауллина бер очрашуда: син үзең дә тыныч яши алмадың, безгә дә тынгылык бирмәдең, — ди, шаяртып кына.
Бәләкәйдән үк укытучы булу хыялы белән яши Рәмзия. Уйнаганда да гел шул рольне башкара. Укый башлагач, математика, химия фәннәреннән олимпиадаларга йөри. Районда 1 урын яулап, республикага да бара. Мәктәпне тәмамлаганда да, шул фәннәрдән грамоталар бирелә аңа. Шул юнәлешне сайлый ул. Мәктәпне тәмамлагач, математика факультетына имтихан тапшыра. Кызганыч: 0,5 балл җитмичә, конкурстан уза алмый.
Әйткәнемчә, тормыш кырыс, аның үз кануннары. Зур сынау була бу Рәмзия өчен. Ничек тә сынауны үтәргә кирәк. Каш бәрелеп, күз чыкмаган ләбаса. Кыз бала төшенкелеккә бирелми. Менә шул вакыт аның җырга-моңга оста булуы ярдәмгә килә. Ул, авылга кайтып, клуб мөдире булып эшкә урнаша. Һәр бәйрәмдә авыл яшьләре белән концерт, спектакльләр оештырып, күрше авылларга кадәр баралар. М. Фәйзинең «Галиябану» драмасын сәхнәләштерәләр, Рәмзия төп рольне башкара. Менә шуннан сон инде колхоз рәисе Мирзәхмәт абый Муллахмәтов аңа шул юнәлештә укырга барырга тәкъдим ясый, юллама да бирергә әзер була. Рәмзия генә ризалык бирми. Аның бит тормышка ашмый калган хыялы бар: укытучы булу хыялы.
Шул хыялны тормышка ашыру максаты белән яңа уку елы башында ул Сәйтәк авылына математика укытучысы булып китә. Уңышлы гына башланып китә эше. Ләкин... Тагын язмыш сынавыдыр инде: мәктәптә янгын чыга. Янәдән авылга әйләнеп кайтырга туры килә.
1973 ел... Ниһаять, хыяллары тормышка аша аның. Ул — Алабуга институтының физика-математика факультеты студенты. Санаулы, күңелле вакытлар бик тиз үтә шул. 1978 елда, белем туплап, институт тәмамлап, гаиләсе белән туган авылына кайтып төшә ул. Бу вакытта инде балалары да туа, гаилә тулылана. Балаларына ай ярым вакытта, аны директор Әнисә Гыйлфановна туган мәктәбенә чакыртып ала. Шулай итеп, укытучылык эшчәнлеге башланып китә аның. 1 чирек математика укытканнан соң, мәктәптә үзләштергән белемнәренә таянып, аңа бөтенләй укытылмаган химия фәнен тапшыралар. Дүрт ае да тулмаган баланы әнисенә калдырып, ярты ел буена укытылмаган химия фәнен укыту бик җиңел булмый, әлбәттә.
Программаны үтәү өчен күпме өстәмә дәресләр үткәрергә туры килә мөгаллимәгә. Күпме вакыт, түземлек, сабырлык, ихтыяр көче кирәк мондый авырлыкны җиңеп чыгарга. Укытучы кеше үзе генә белә. Тагын язмыш сынавы дими, ни дисең инде моны. Әле өстәвенә үзенә дә үзләштерергә кирәк яңа фәнне. Авыр вакытларда ул лаеклы ялдагы химия укытучысы Фәйрүзә Арслановнага мөрәҗәгать итә. Остазы, аңа теләк-киңәшләрен биреп, методик яктан ныклы ярдәм күрсәтеп, ярдәмлекләр тоттырып, канатландырып кайтарып җибәрә торган була. Фәйрүзә апаның үз кызы Флера да бу вакытта 10 сыйныфта укый. Ул да укытучысына мең рәхмәтле.
Мәктәпне тәмамлап, чыгып киткәннән соң, остазына рәхмәт хаты яза һәм үзе дә шул юнәлешне сайлый, гомер буе, әнисе, укытучысы кебек химия укыта.
Рәмзия Фәрхиевна бу елларда үткәргән дәресләрен имтиханга тиңли. «Мин 10 сыйныфка һәрвакыт имтиханга кергән кебек керә идем», — дип искә ала ул бу елларны.
Аннан инде яшь укытучыга сыйныф бирәләр. Ул тиз арада балалар белән уртак тел табып, уңышлы гына тәрбия эшләрен башлап җибәрә.
Бу вакытта инде мәктәп белән Әнәс Мирзаянович җитәкчелек итә. Мәктәптә укытучылар сафы тулыланып тора. Яңадан-яңа яшь белгечләр килә. Яңа химик — Рәзинә Фәрекша кызы (шул ук мәктәп укучысы) юллама белән мәктәпкә кайта. Инде фәнне үзләштереп бетергәч кенә, тагын үзгәрешләр көтелә. Менә сиңа тормышның кырыс кануннары.
Рәмзия Фәрхиевнага тәрбия эшләре буенча директор урынбасары эше тәкъдим ителә. Җитәкчелек эшен бик яратып бетермәсә дә, ул бу эштә бер ел эшли. Эшли башлагач, эшенә мәхәббәт уяна, аны бик яратып башкара. Әле хәзер дә бик сагынып искә ала ул шул елларны.
1982 елда яшь гаилә Чаллы шәһәренә күченеп килә. Бу вакытта Рәмзия ханымга татар мәктәпләрендә урын булмый, ә рус мәктәпләренә күңеле тартмый. Шулай итеп, аның өчен укытучылык миссиясе тәмамлана.
Инде күпме сулар аккан, күпме гомер узган. Шулай да Рәмзия апа мәктәп тормышын, үзенең остазларын һаман сагынып искә ала. Башлангыч нигез салган беренче укытучысы — Шамсеруй Һадиевнага, укытучы хезмәтенә мәхәббәт уяткан Әнисә Гыйлфановнага, укыту һөнәренең нигезенә, асылына төшендергән Наилә Муллахметовнага аның рәхмәтләре чиксез.
Мәктәп системасыннан киткәннән соң, ул, экономист һөнәрен үзләштереп, лаеклы ялга киткәнче, Алабуга статистика бүлегендә җитәкче ярдәмчесе булып эшли. Эше саннар белән бәйле, әлбәттә, бик вак. Иң мөһиме: биредә берничек тә ялгышлык җибәрергә ярамый, чөнки бу бүлек дөрес мәгълүматлар кабул итеп, дөресен башкаларга җиткерү өчен яратылган.
Рәмзия Фәрхиевна исә биредә гаиләдәге хатын-кыз ролендә. Коллектив йөген уртадан торып тарта, кемгәдер ярдәм кирәк булганда, ул азга гына да соңармый. Отчет вакытларында ял көннәрен дә кызганмый, кабинетында уздыра. Шуңа күрә аны эшләгән дәвердә бар коллектив хөрмәт итә.
Кыскасы, статиска бүлеге өчен Рәмзия Фәхриевна бәяләп бетергесез, алыштыргысыз белгеч булган. Эштән киткәнче аңарга тиешле бәя дә бирелгән: ике медаль, бер күкрәк билгесе, бик күп сандагы мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә Хезмәт ветераны.
Әмма ул әле эштән туктамый. Эштән туктау аның өчен яшәүдән туктауга тиң. Берара пенсионерлар йөри торган «Ритм» бию түгәрәгенә дә йөреп ала, «Балкыш» концертларында катнаша, ТНВ каналында «Татар сүзе» бәйгесендә катнашып, рәхмәт хатлары да ала.
Рәмзия ханым тормыш иптәше Рәшит абыйның туган ягы Ядегәрне, аның халкын бик хөрмәт итә. Бик еш кайта ул анда. Ядегәрдәге бер генә чара да аның катнашыннан башка үтми. Бөек Ватан сугышы ветераны Мулла Назипович исән вакытта, 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткәндә дә, төп оештыручы ул була. Ул гына да түгел, көзен Ядегәрдә куелган Мәңгелек һәйкәл янына чәчәкләр — тюльпаннар утырта.
Бүгенге көндә аның төп эше, төп максаты — оныкларны тәрбия кылу. Гаиләләрнең дәвамы — балаларда, оныкларда. Җәмгыятебезнең киләчәге дә тәрбияле әхлаклы балалар кулында. Бик иртә канаты каерылса да, Рәмзия апа, үзендә көч табып, балаларына тиешле тәрбия бирә, аякка бастыра.
Ялгызлыкның ачысын ялгыз кеше үзе генә белә торгандыр. Шулай да ул сынмаган, сыгылмаган. Бөтен кайгы-хәсрәтне, авырлыкларны җиңеп, бүгенгесе көнне бик матур тормышта, балалары, оныклары белән яши, алар белән бер казанда кайный. Иң матур, иң уңган, иң ягымлы, ярдәмчел Дәү әни ул бүген. Шулай гына була күрсен берүк.
Мин бу язмамда Рәмзия Фәхриевнаның чын игелекле Кеше икәнен исбатлый алганмындыр, дип уйлыйм. Андыйларның күбрәк булуын теләп калыйк.
Аңа гомер көзләрендә, кышларында эшләгән яхшылыклар үзенә меңе белән әйләнеп кайтыр.
5 октябрьдә Рәмзия Фәхриевнага 70 яшь тула. Бу әле картлыкның яшьлеге генә. Аңарга алдагы көннәрендә бәхетле картлык, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телик, балалары, оныклары уңышларына куанып, игелекләрен күреп, шатлыкларына төренеп яшәргә язсын.
Клара Гайнетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев