Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төзүчеләр рекорд куя

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары В. Фролов узган елга нәтиҗәләр ясап, 2012 елга планнары турында сөйләде.

Торак төзү

- 2011 елда алга куелган бурычларны 102 процентка үтәдек дип ышанып әйтергә була, - дип сөйли Владимир Николаевич. - Узган елны 72 мең 134 квадрат метр торак кулланышка тапшырылды. Бу - 2010 ел белән чагыштырганда 1,6 тапкырга күбрәк дигән сүз. Торак социаль ипотека программасы буенча, коммерциячел һәм шәхси нигездә төзелде. Моннан тыш, "Авылда яшь белгечләр" программасы кысаларында эш алып барылды.

2011 елда "Тузган торак" программасы рекордлы үтәлде. Әлеге программа сметасы 106 миллион сум тәшкил итте. Бүгенге көндә Алабугада буш фатирлар юк, булганнары исә МИЗ резидентлары өчен төзелгәннәре.

"Чиста су"

Узган елда "Чиста су" программасы эшли башлады. Әлеге программаны тормышка ашыруга республика казнасыннан 10 миллион сум акча бүленде. Программа ярдәмендә Колосовка, Бехтерево, Поспелово авылларында суүткәргеч төзелде. Бу юнәлештә эш алга таба дәвам итәчәк. Быел эчәргә яраклы чиста су Танайкага килер дип ниятләнә.

Уңда юллар, сулда юллар

Узган елда иске юллар норматив торышка китерелде, шәһәр һәм районда 32 километр яңа юл салынды. Бу - М-7-Идел-Тарловка, М-7-Идел-Черенга, М-7-Идел-Покровка, М-7-Идел-Олы Шүрнәк, Танайка-Колосовка юллары. Шулай ук Яковлево-Анзирка-Бессониха, Илмәт-Ядегәр-Көек юлларын төзү эшләре башланды. Шулай итеп, әлеге торак пунктлар һәм төп трассаны юл белән тоташтыру программасы тәмамланып килә. Моннан тыш Танайка, Бехтерево, Дөм-Дөм авылларында өч километрдан артык поселок эче юллары салынган.

2011 елда Әйләнеч шоссе-Чапаев урамы юллары участогында светофор һәм яктылык булмауга зарланулар, мөрәҗәгать һәм үтенечләр күп килде. Бүгенге көндә монда барлык эшләр үтәлгән: светофор эшли, Төзүчеләр-Чапаев- Әйләнеч шоссе урамында яктылык урнаштырылган.

Бәяләрлек эшләр бар

2011 елда күп планнарыбыз тормышка ашты: Александр паркы төзекләндерелде, паркта, "Чебурашка" мәйданчыгында һәм 9-3 микрорайонында фонтаннар булдырылды. Үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегендә ремонт ясалды, Костенеево авылында фельдшер-акушер пункты кулланышка тапшырылды, Хлыстовода мәктәп төзекләндерелде (анда балалар бакчасы ачылды). Гассар һәм Нефтьчеләр урамнарында урнашкан полиция терәк пунктларын да төзүчеләр тиешле рәвешкә китерде. Моннан тыш, "Бердәм Россия" спорткомплексында, энергия саклаучы заманча технологияләре булган газ-блок казаны кулланышка тапшырылды.

Планнар зурдан

2012 ел саннары турында сөйләшергә иртәрәк әле, хәзерге вакытта планга төзәтмәләр кертелә. Төзелешне финанслауда ярдәм итәчәк барлык федераль һәм республика программаларында катнашуга заявка бирдек, кайсы да булса кабул ителер дип ышанабыз. Сәламәтлек саклау өлкәсендә без, мәсәлән, Яковлево һәм Поспелово авылларында фельдшер-акушер пункты төзү планлаштырабыз. Ә программага Поспеловоның гына керүе мөмкин. Быел Елово җирлегендә ФАП төзүне тәмамларга уйлыйбыз.

Шәһәрдә 60 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла. Ул үз эченә 4-5 микрорайонында (бу 4-5-16 һәм 4-5-17 йортлары) социаль ипотека буенча торак төзүне ала. Шунысын да әйтергә кирәк, хәзерге вакытта әлеге программага керүдә кыенлыклар бар. Тик район башлыгы Геннадий Емельянов бу юнәлештә зур эш алып бара.

"Алабуга" МИЗын үстерү кысаларында, 2014 елга кадәр анда 60тан артык резидент фирмасы һәм предприятиесе урнашачак, ә бу - 600 мең квадрат метрга якын торак кирәк булачак дигән сүз. Махсус икътисадый зона белгечләре өчен федераль средстволарга Алабугада бер күпфатирлы һәм берничә дистә аз катлы йорт, инглиз телен тирәнтен өйрәнә торган мәктәп һәм балалар бакчасы төзү планлаштырыла.

2012 елда 4-5 һәм Танайка-2 микрорайоннарын төзеп бетерергә, "Яңа" мәхәлләсендә ("Радужный" поселогы) инженерлык челтәрләре салуны дәвам итәргә, Сосновка микрорайонында бу челтәрләрне төзеп бетерергә ниятлибез. Шәһәр территориясен арттыру кысаларында, 15 мең кешегә исәпләнгән һәм 30 гектар мәйданны биләгән (өченче) яңа микрорайон төзеләчәк. Әлеге мәхәлләдә "хәрбиләр шәһәрчеге" булачак. Федераль бюджет тарафыннан бирелгән инвестицияләр күләме 5 миллиард сум тәшкил итә.

Мәгариф

Хәзерге вакытта "Торак" программасының өченче этабы кысаларында социаль объектлар төзү мәсьәләсе хәл ителә. Бу - 4-5 мәхәлләсендә 800 балага исәпләнгән мәктәп һәм 190 сабый өчен балалар бакчасы, Танайка-2 микрорайонында 320 балага балалар бакчасы төзү.

Моннан тыш, быел мәгариф өлкәсендә 30 ел элек төзелгән мәктәпләрне ремонтлау буенча программа эшли башлаячак. Шәһәр башлыгының Республика Президентына Танайка мәктәбен төзекләндерү турында мөрәҗәгате әзерләнгән инде.

Икенче мәктәп ремонт көтеп биш ел торды. Бинаны реконструкцияләү турында карар кабул ителгәннән соң, финанс чыганагы табылды һәм эш башланды. Алдан мәктәпнең бары тик "коробкасын" гына ремонтларга планлаштырылды. Тик төзүчеләр анда эш башлаганнан соң, барысын да: ашханәне, спорт залын, остаханәләрне дә төзекләндерү кирәклеге ачыкланды. Коймалар булдыру, шәхси җылыту казаны кую да таләп ителде. Төзелеш ике этапка бүленде. Төп бина һәм ашханәне төзекләндерүне без беренче кварталда тәмамларга уйлыйбыз. Хәзер анда бизәү эшләре бара, сыйныф бүлмәләре әзер. Интерьерда заманча, сыйфатлы чимал кулланылды. Төзелештә 200 дән артык кеше эшли. Март-апрель айларында балалар туган мәктәпләрендә белем ала башларга тиеш. Төзекләндерүнең икенче этабы һәм объектны тапшыру җәйгә планлаштырыла. Хәзерге вакытта район башлыгы бюджет средстволарыннан кирәкле акчаларны алу өчен күп көч куя. Мәктәптә заманча остаханәләр, спорт залы, блоклы котельный булачак. Беренче сентябрьгә тулысынча яңартылган мәктәп үз укучыларына ишекләрен ачар дип ышанып калам.

Мәдәниятле спорт

2012 елда Поспеловода мәдәният йорты төзелеше планлаштырыла. Биредә актлар залын спорт белән шөгыльләнү һәм спорт ярышлары үткәрү өчен дә файдаланып булачак. Спорт залы төзелгән Хлыстово авылында без тагын бер спорт объекты төзүне планлаштырабыз. Икътисадый зона мөмкинлекләрен исәпкә алып, бу заллар алабугалылар һәм "Алабуга" МИЗы хезмәткәрләре өчен ачык булачак.

Яр буенда пароход

Табигатьне саклау чаралары кысаларында узган елда Шишкин урамында дамба ныгытыла башлады, аның ярдәмендә без юлны киңәйтүгә ирештек. Төзүчеләр елга порты территориясендә яр буен ныгыту эшләренә кереште, хәзер анда субайлар сугыла. Яр буе төзекләндереләчәк һәм алабугалылар аның буенча Тойма буена чыга алачак. Яр буен ныгыту буенча эшләр төгәлләнгәч, безнең шәһәргә килгән туристик пароходларны кабул итүне шушы елга портына күчерергә планлаштырабыз.

Һәр йорт янына асфальт юл

Халык үтенече һәм район башлыгы карары буенча, Костенеево-Свиногорье юлы дәүләт юл төзелеше республика программасына кертелде, Бессониха-Анзирка һәм Анзирка-Яковлево трассаларын төзү дәвам итәчәк. Казиле, Чыршы, Морт, Юраш авылларына бара торган юл өслеге асфальтка алыштырылачак.

Шәһәр эчендә юл төзелешенә килсәк, без 30x70 федераль программада катнашуга заявка бирдек. Бу - муниципалитет керткән акчага тагын 70 процент федераль средстволар өстәлә дигән сүз. Заявка кабул ителгән очракта, шәһәрдәге юлларны төзү һәм ремонтлау эшләрен без ике ел эчендә түгел, бер елда бетерә алачакбыз. Подрядчылар һәм техника җитәрлек, эш бары тик вакытында финанслауга гына кайтып кала. Менә шул вакытта без, Геннадий Егорович әйткәнчә, һәр йортка асфальт белән килеп җитәчәкбез.

Артачакбыз

Алабуга үсеше генераль планы кысаларында, Горький урамыннан Первомайский буенча, 4-5 мәхәлләсенә чыга торган юл төзергә дигән уй күптәннән безгә тынгы бирми. Соңыннан Әйләнеч шоссены Кирпеч заводы буеннан М-7гә һәм Тынычлык проспектын 4-5 мәхәлләсе аша М-7гә тоташтыру планлаштырыла. Шулай итеп, бездә 4-2, 4-3 һәм башка микрорайоннарда күп катлы йортлар төзү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. 4-5 мәхәлләсендә тагын 100 мең квадрат метр торак төзисе калды, шуннан соң аны тәмамлыйбыз. Димәк, яңа микрорайоннар өстендә эш башларга кирәк. Икътисадый зона үсешенә карамастан, 2025 елга кадәр район үсеше планы буенча, бездәге халык саны 116 меңгә кадәр артырга тиеш дип фаразлана. Ә резидентларның килүе белән бу күрсәткеч күпкә артырга мөмкин.

Иң кызыклысы

Барлык эшләр РФ хакимияте тарафыннан эшләнгән һәм кабул ителгән күп сандагы программалар ярдәмендә мөмкин булды. Средстволарның күпчелеге федераль һәм республика бюджетыннан керә. Бер өлеше, мәсәлән, фонтан һәм чишмәләрне төзекләндерүгә - җирле казнадан. Муниципалитетлардагы төзелешкә ярдәм итү сәясәте алга таба да дәвам иткән очракта, безнең район алдында бик яхшы перспективалар ачыла, - дип төгәлләде үзенең сүзен ТРның атказанган төзүчесе Владимир Фролов.

Ф. Әскарова

Н. Касыймова фотосы

Төзелеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев